Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (108)


Уфан шәһәре, Александровская урамы, 1914-1918 еллар
Уфан шәһәре, Александровская урамы, 1914-1918 еллар
Милли Идарәне куып тарату. 25 апрель 1918 (II)

Милли Идарә басып алынганнан соң Исмәгыйль Рәмиев рәислегендә комиссия төзелә. Әгъзалары – Госман Фәезханов, Исмәгыйль Субаев, Шәйхулла Кинәзкәев. Бу комиссия бер айдан финанс нәзарәтенең документларын тикшерә башлый, ләкин чехословакларның Уфаны һичшиксез алачагы аңлашылгач, кәгазьләр ашыгыч төстә Мәскәүгә җибәрелә. Аларның (һәм акчаларның) нинди өлеше башкалага барып җиткәндер, билгесез.

24 июльдә Исмәгыйль Рәмиев белән Шәйхулла Кинәзкәев һәм комиссиянең яңа әгъзасы, бәләбәйле Газыйм Касыймов Мәскәүгә баралар (Г.Касыймов та Милләт Мәҗлесенең элекке депутаты). Анда исә Мөселман комиссариаты әгъзасы Галимҗан Ибраһимов (белүебезчә, ул да Милләт Мәҗлесендә депутат булган кеше) Исхак Казаков һәм Нәбиулла Вахитовлар да кергән тагын бер комиссия төзи. 8 июльдә ике комиссиянең уртак җыелышы була.

Әлбәттә инде, Милләт Мәҗлесен большевик оешмаларына алыштырган кешеләрнең объектив доклад әзерләүләре мөмкин түгел. Мәсәлән, Г.Касыймов үзенең чыгышында болай ди:"Милли Идарә һәм мәгариф нәзарәте бу төр эшчәнлек белән шөгыльләнделәр, дип әйтә алмыйм, чөнки вакыт тар иде, документлар да тәртипсез алып барылды". Тагын бер өзек: "Садри Максудиның иң зур гаебе рус кадетлары, рус контрреволюционерлары белән Советларга каршы Уфа Милли гаскәри берләшмәсенә 350 мең сум акчалата ярдәм итү тәкъдиме белән чыгуы". Касыймов шулай ук мәгариф нәзарәте ярым миллион сум акча тотты, ләкин һичбернәрсә эшләмәде дип дәгъва белдерә.

Галимҗан Ибраһимов Милли Идарәне халык дошманнары арасында бертөрле илчелек вазыйфасын башкарды дип гаепли. Ул Петербурның Мәркәз милли шурасы рәисе Ә.Салихов эшчеләр хөкүмәте белән мөнәсәбәтләр урнаштыру тәкъдиме керткәч, Милләт Мәҗлесенең сул карашлы 17 әгъзасы тәкъдимне кабул итәргә кирәк тапты, калганнары аны кире какты ди һәм моны зур гаепкә саный.

Комиссиядә иң җитди эш башкарган кеше Исмәгыйль Рәмиев була. Ул финанс нәзарәте документларын Габдулла Бубый алып барганы, шуңа күрә тора-бара ул кәгазьләрне төзүдә ялкаулык күрсәтә башлаганы турында сөйли. Әмма ләкин Габдулла Бубыйның финанс нәзарәтендә эшләгәнен исбатлаучы мәгълүматлар юк. И.Рәмиев Тупраклы мохтарият һәйәтенә 70 500 сум бирелергә тиеш иде, әмма чынлыкта аңа нибары 50 500 сум түләнде ди. Кайбер әгъзаларга өч айлык хезмәт хакларын алдан бирелүе (Рәмиев сүзләре) финанс нәзарәтенең чыннан да хаталы эше дип аталырга хаклы.

Тикшерүләр нәтиҗәсе буларак финанс нәзарәтенең керем-чыгым җәдвәле ясала:

Ел Ай Керем Чыгым
1917 август 2 140,11 1 155,14
сентябрь 23 318,65 21 500,69
октябрь 13 372,87 15 645,74
ноябрь 25 588,98 22 534,50
декабрь 114 396,60 67 127,25
1918 гыйнвар 69 043,20 51 238,45
февраль 273 255,20 134 216,73
март 6 580,55 59 371,86
апрель 36 378,46 45 908,60
Барлыгы 564 054,33 418 696,64
Кассадагы акча 145 357,65
Гомум сумма 564 054,33 564 357,33

Исмәгыйль Рәмиев әзерләгән докладтан күренгәнчә, Милли Идарә акчаны түбәндәге максатларда тоткан:
  1. Эчке Русия мәшһүр мәдрәсәләренә һәм ачларга ярдәм – 25 000
  2. Тупраклы мохтарият комиссиясенә – 110 500
  3. Диния нәзарәтенең Казан шөгъбәсенә, "Мохтарият" журналына вакытлы түләнгән (акча) – 22 604
  4. Милләт Мәҗлесе, Милли Идарә әгъзаларына һәм хезмәткәрләренә түләнгән эш хакы – 184 553,99
  5. Сәркятиблек, Милләт Мәҗлесе, почта һ.б. чыгымнар – 54 327,65
  6. Агымдагы хисапта – 27 711
Барлыгы – 418 696,64

Бу хисаптан шуны күрәбез ки, касса дәфтәренә керем-чыгым тиене тиененә язылып барган. Шуңа күрә ниндидер кырын эшләр эшләнгән дип әйтеп булмый.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG