Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google бәйгесендә татар рәсеме катнаша


Казаннан Аделина Чернова ясаган рәсем
Казаннан Аделина Чернова ясаган рәсем
Google ширкәтенең Русиядәге вәкиллеге мәктәп укучылары өчен «Google өчен дудл» дип аталган бәйге оештыра. Бәйгенең икенче турына 30 рәсем чыкты. Алар арасында татар милли бизәкле "дудл" да бар.

Нәрсә соң ул - дудл? Google ширкәтенең һәркемгә таныш логотибы бар. Ширкәтнең дизайнерлары вакыт-вакыт нинди дә булса вакыйга уңаеннан шул логотип нигезендә тематик рәсем әзерли һәм аны ширкәтенең баш битенә куя. Менә шул рәсем дудл дип атала. Гадәттә, дөнья күләмендәге вакыйгалар, бәйрәмнәр, шәхесләр сайлап алына.

Быел Google-ның Русиядәге вәкиллеге “Минем шәһәрем. Минем илем” дигән дудллар бәйгесе оештыра. Анда 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәр мәктәп балалары катнаша. Алар өч төркемгә бүленгән: 6-9 яшьтәгеләр; 10-13 яшьтәгеләр һәм 14-17 яшьтәгеләр.

31 октябрьдә бәйгегә гаризалар кабул итү тәмамланды. 1-8 ноябрьдә Google хезмәткәрләре иң яхшы 300 рәсемне сайлап алды. 8-15 ноябрьдә икенче тур узды, анда махсус хөкемдарлар иң яхшы 30 рәсемне билгеләде, һәр төркемдә ун рәсем.

Өченче турга чыккан 30 рәсем арасында татарларны кызыксындыра алганнары да бар. Алар арасында чын татар дудлы – Казаннан Аделина Чернова тәкъдим иткән рәсем. Бу рәсемдә татар милли бизәкләрен чагылдырган келәм сурәтендә милли ризыклар табыны. Әлеге рәсем Facebook-тагы татар яшьләре тарафыннан да уңай бәяләнде.

15-22 ноябрь көннәрендә интернетта шушы 30 рәсем арасында сайлап алу туры үткәрелә. Тавышны монда бу биттә биреп була.

Бәйгедә милли төсмерле башка рәсемнәр дә катнаша. Мисал өчен, Башкортстанның Мәләүез шәһәреннән Альберт Кәримов ясаган рәсемдә логотипның беренче хәрефе өстендә Мәләүез гербындагы лачын утыра, калган өч хәрефкә урыс, татар һәм башкорт милли баш киемнәре кидерелгән, тагын бер хәреф курай рәвешендә ясалган, арткы планда Русия байрагы.
Башкортстанның Мәләүез шәһәреннән Альберт Кәримов ясаган рәсем
Башкортстанның Мәләүез шәһәреннән Альберт Кәримов ясаган рәсем

Рәсемнәрнең күбесендә урыс бизәкләре һәм символлары төшерелгән, шулай да, араларында чуаш иҗатын да күреп була.
Чуашстанның Урмары авылыннан Аннета Прохорова ясаган рәсем
Чуашстанның Урмары авылыннан Аннета Прохорова ясаган рәсем

Тавыш бирү 22 ноябрьдә тәмамлана. Шуннан соң һәр категориядә бер җиңүче билгеләнә. Һәр җиңүчегә ноутбук бүләк ителәчәк. Соңгы турда жюри шушы өч рәсем арасыннан бер абсолют җиңүчене игълан итәчәк. Аңа әти-әнисе белән Google-ның АКШтагы баш-фатирына сәфәр бүләк ителәчәк. Ә җиңүче укыган мәктәпкә заманча җиһазландырылган компьютер бүлмәсе куелачак.

Ниһаять, 10 декабрь көнне җиңүченең рәсеме google.ru сайтының баш битендә урнаштырылачак. Миллионнарча кеше кергән бу сәхифәдә татар рәсеме урын алырмы? Тавышыгзны бирегез!
XS
SM
MD
LG