Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин: "Татарстан хакимияте дә татар теле яклы"


Казанда татар телен яклау чарасы үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:48 0:00

Казанда татар телен яклау чарасы үтте

1 декабрьдә Казанның Бауман урамында Татарстанда татар телен мәҗбүри укытуны бетерү ниятенә каршы пикет үтте. “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырган чарада утызлап кеше катнашты.

11 декабрь көнне Русия думасында мәгариф кануны өлгесе икенче укылышта каралачак. Бу өлгенең беренче вариантында республикалардагы дәүләт телләрен укытуны ата-аналар теләгенә калдыру турында язылган иде.

Татарстан дәүләт шурасы Русиянең мәгариф кануны өлгесенә барлыгы 23 төзәтмә җибәргән. Өч өлештән торган тәкъдимнәр арасында мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә багышланганы да бар. Анда милли телләрне өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен Русия төбәкләренең хокукый вәкаләтләрен арттыру турында сүз бара.

“Азатлык” берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, Татарстан хөкүмәте һәм дәүләт шурасы депутатлары да татар телен саклау яклы. "Бу пикетны уздыру өчен рөхсәт алуда проблем булмады, чөнки әлеге мәсьәләдә хакимият безнең яклы", диде ул.

“Азатлык” яшьләре киләсе шимбә, 8 декабрь көнне, думада икенче укылыш алдыннан, тагын бер каршылык чарасы үткәрергә җыена.

XS
SM
MD
LG