Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Коръән елына йомгак ясалды


Казанда Коръән елына йомгак ясалды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:43 0:00

13 декабрьдә Казанның Мәрҗәни мәчетендә Татарстанда Коръән елы итеп билгеләп үтелгән 2012 елга йомгак ясалды. Чара “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе рәвешендә үтте.

Быел Русиядә беренче басма Коръән – “Казан басмасы” нәшер ителүгә 225 ел тулды. Чарада әлеге түгәрәк сан уңаеннан Коръәннең “Казан басмасы” төрле яклап тикшерелде. Татарстан мөфтие урынбасары Габдулла Әдһәмов, Коръән елы уңаеннан быел республикада үткәрелүе планлаштырылган барлык чараларның да уңышлы узуын белдерде.

Ул Татарстан диния нәзарәтенең үз эшен Коръән, сөннәт һәм хәнәфи мәзһәбе буенча алып баруын әйтеп үтте.

Әдһәмов фикеренчә, мөфтиятнең төп эше – татар халкына мөселман диненең нигезләрен аңлату, татар халкының традицион, Мәрҗәниләр, Барудилар һәм башка шәхесләренең мирасын популярлаштыру.

Чарага килүче һәр кешегә Коръәннең "Казан басмасы" бүләк ителде.
XS
SM
MD
LG