Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан композиторларының музыка антологиясе" тәкъдим ителде


"Татарстан композиторларының музыка антологиясе" тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:16 0:00

"Татарстан композиторларының музыка антологиясе" тәкъдим ителде

23 гыйнвар Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан композиторлары иҗатыннан торган антология тәкъдим итү кичәсе узды. Җыентыкка кергән әсәрләрне Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры башкара.

Музыкаль җыентык Казанның Зур концерт залында яздырылды һәм Sony Music һәм RCA Red Seal Records ширкәтләре ярдәмендә чыгарылды. Җыентыкка Татарстан композиторлары – Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Фасыйл Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Фәрит Яруллин, Рәшид Кәлимуллин, Шамил Тимербулатов, Анатолий Луппов, Ренат Еникиев, Мәсъгүдә Шәмсетдинова, Алена Анисимова, Резидә Ахиярова, Зөлфия Раупова, Александр Миргородский әсәрләре кергән.

Диск-җыентыкны тәкъдим итү тантанасында Sony Music Russia мөдире Йэн Һендерсон һәм “B-Sharp” Берлин студиясенең продюсеры Филипп Нидель катнашты.

“Татарстанга, Казанга беренче килүем. Безнең ширкәт өчен бу проектны Татарстанда башкару бик зур дәрәҗә булып тора”, диде Һендерсон.

Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин бу җыентыкта “Симфоник фрескалар” дигән әсәр белән тәкъдим ителгән. Аның сүзләренчә, бу антология тарихка кереп калачак.

“Минем фикеремчә, бу бик кирәкле әйбер, чөнки озак еллар татар музыкасы язылмыйча торды. Советлар берлеге вакытында дүрт елга бер килеп яздырып китәләр иде. Шуңа күрә бу бик кирәкле әйбер. Аның кирәклеген әлегә аңлап бетермибез. Менә бу язмалар музыка генофонды булачак. Милли музыка татар халкының канында булырга тиеш. Билгеле, бөтен композиторлар да монда эләгә алмады. Ләкин бу эш гадәткә кереп китсә, аларны да яздырырбыз, дип уйлыйм” диде Кәлимуллин.

Татарстан композиторлары антологиясе сатуга чыгарылмаячак. Дисклар Универсиадага килгән кунакларга, чит илләргә сәяхәт кылганда таратылачак.
XS
SM
MD
LG