Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча Windows 8 тәкъдим ителде. Кулланучы булырмы?


Татарча Windows 8 тәкъдим ителде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:08 0:00

Татарча Windows 8 тәкъдим ителде

14 мартта Казанда Microsoft ширкәтенең Windows 8 операцион системының татарчалаштырылган өлгесе тәкъдим ителде. Чарада катнашкан Татарстанның элемтә һәм мәгълүмаштыру министры Роман Шәйхетдинов, без түрәләрне татар системын кулланыгыз дип мәҗбүр итә алмыйбыз, ләкин шәхсән үзем кулланачакмын, диде.

Казанның IT паркында чара 11.30да башланырга тиеш иде, ләкин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстан җитәкчесе Рамазан Абдулатиповны каршы алу сәбәпле, бер сәгатькә соңлап башланды. Ул арада журналистлар белән бергә дәүләт башлыгын министрлар, түрәләр сабыр итеп көтеп утырды. Чарага Миңнеханов үзе белән Рамзан Абдуллатипов, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, элемтә һәм мәгълүмаштыру министры Роман Шәйхетдиновны һәм бөтен аппаратын ияртеп алып килде. Президиумда шулай ук Microsoft компаниясенең Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы президенты Дон Грентем, Русиядәге президенты Николай Прянишников утырды.

Рөстәм Миңнеханов сүзне озакка сузмады, беренче булып бу эшне башкарган Microsoft компаниясенә “татар телен үстерүгә өлеш керткән” өчен рәхмәтен белдерде.

“2005 елда безнең рәсми килешү төзелде, шул вакыттан бирле без уңышлы эшлибез. Windows-ның татарлаштырылуы безгә татарларга файдага булды. Заманча технология чикләрне юкка чыгара, бу читтәге татарлар белән аралашу, телнең үсешен тәэмин итү өчен кирәкле проект. Информацион технологияләр аша тел, милли традицияләрне саклауда бу мөһим адым. Татарстан шулай ук Microsoft-ның барлык проектларын тормышка ашыру, аның эчтәлеген булдыруда беренче булачак. Татар теленә, Татарстанга уңай имидж тудырырга мөмкинлек биргәнегез өчен барыбыз исеменнән дә рәхмәтемне белдерәм”, диде ул.

Аннары Дон Грентем Microsoft продукциясен татарчага тәрҗемә итү компаниянең иң мөһим социаль проектларның берсе дип әйтте.

“Татарстан – мөһим төбәк, биредә бизнес алып барыр өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Без 7 миллионлы татар милләтенә файда китерүебез, туган тел, мәдәният үсешенә керткән өлешебез өчен шат”, диде ул.

Дон Грентом Windows 8 операцион системының татарчалаштырылган беренче дискларын Рөстәм Миңнеханов белән Рамазан Абдуллатиповка тапшырды.

Рамазан Абдуллатипов “Татарстанга килү файда гына – менә диск та миңа эләкте” дип барысын да көлдреде.

“XX гасыр башында татарлар иң белемле, укымышлы милләт иде. Алар арасында югары белемле кешеләр башкаларга караганда күбрәк булган. XXI гасырда татарлар заманнан калышмыйча үз урынын таба. Татарстанда иң креатив президент, иң тәҗрибәле парламент җитәкчесе. Татарлар алда бара, безнең сездән калышасыбыз килми, шуңа сездән өйрәнергә кирәк. Һәр милләт өчен тел, мәдәният мөһим. Аларны заманча технологияләр аша да саклау да зур эш. Татарстанны, татар милләтен зур киләчәк көтә”, диде ул.

"Патриотлар кулланыр"

Президентның китүе белән барлык министрлар да таралышты. Журналистлар белән аралашуны Роман Шәйхетдинов дәвам итте. Ул үз чиратында шулай ук проектның файдалы булуы турында сөйләде.

“Безгә эчтәлек турында да уйларга кирәк булачак, бу эшкә татар телле “айтиншник”лар алыныр дип өметләнәм. Бик уңайлы эшләнгән, тәрҗемә ителгән. Карап утырам, шундый кызык тәрҗемәләр! Бу хезмәт аша татар телен дә үзләштереп була икән! “Корзина” татарча “Кәрзин” дип языла икән!” дип татар теленә мөкиббән китеп сөйләде.

Һичьюгы бер министрның татар теленә кызыксынуы барлыкка килгән икән, башкарылган хезмәт юкка түгелдер дип ышанасы килә. Microsoft кебек эре корпорация үз продукциясен татарчага тәрҗемә иттергән икән, бу, чыннан да, татар теленә уңай имидж тудыра, телебез төшеп калганнардан түгеллеген исбат итә. Ләкин зур хезмәт башкарылган икән, аңа акча сарыф ителгән икән (бюджетын Роман Шәйхетдинов та, Николай Прянишников та әйтмәде, “коммерция сере” булып калсын дип котылдылар), безгә аның кулланышта, гамәлдә булуы мөһим. Гади кешеләрне үз компьютерларына татарча Windows операцион системын урнаштыруын таләп итеп булмый, ләкин бу очракта дәүләт эшлеклеләре үзләре үрнәк күрсәтә алыр иде.

“Азатлык” радиосының “Татарстанның кайсы министлыкларында, дәүләт оешмаларында татарча версия урнаштырылган? Кайсы министр куллана? Кулланылмаса, бу башкарылачакмы?” дигән сорауга Роман Шәйхетдинов җавапны кыска тотты:

“Әгәр дә кеше үз теленең патриоты икән, ул бушка тәкъдим ителгән Windows 8 операцион системын компьютерына урнаштырачак. Аңлы кеше моны эшләр дип уйлыйм. Министрлыкларга килгәндә, татарчасын кулланыгыз дип берсен дә мәҗбүрләү булмаячак, кем тели, шул кулланыр. Камчы белән телгә мәхәббәт тудырып булмый. Үземә килгәндә, мин, мәсәлән, аны урнаштырачакмын. Популярлаштыру кирәк, без журналистларны шуңа җыйдык та. Иң мөһиме – без бу мөмкинлекне тудырдык, мәгълүматны җиткердек”, диде Роман Шәйхетдинов.

"Күптән кирәк иде"

Санак белгече, “Jahat” програмы авторы Раил Имамов исә “чит ил корпорациясенең татар телен куллануы – куанычлы күренеш, ләкин бу дәүләт тарафыннан түгелгән акчалар үзен акламый, без Windows операцион системын тәрҗемә итүдә соңга калдык” дигән фикердә.

“Сез ничә кеше бу операцион системны куллана дип уйлыйсыз? Аны башкарган кешеләрдә торамы ул? Бу эшне “Сәләт” егетләре башкарды, кайсысында ул урнаштырылган икән? Казанда компьютерында татарча Windows торган бердәнбер кеше бар – ул милләтче Наил Нәбиуллин. Үзе интернеттан алып, урнаштырып, көчкә өйрәнеп, шуңа чак-чак күнегеп барган шәхес. Бүтән берсендә дә юк!

Бу эшне элегрәк башкарырга кирәк иде, 1995нче елларда Татарстан Фәннәр академиясе бу эшкә алынган булса, ул вакытта кешеләрне татарча интерфейска өйрәтеп булыр иде. 2006 елда “Татмедиа” кушуы буенча без редакцияләргә “Jahat” програмы куеп йөрдек. Ул вакытта Windows XPның татарча интефейсы чыккан иде, шуны да урнаштырырга дигән бирем булды. Казан, Чаллы, Түбән Каманы әйтеп тә тормыйм, хәтта Чүпрәле районында татарча интерфейс аркасында талаш купты, урысча булсын, татарчасын кем куллансын, уңайсыз, тәрҗемә кәкре бит дип каршы чыкты. Бүген дә карагыз, һава торышын “ясно” урынына “якты” дип тәрҗемә иткәннәр, татарча гадәттә “аяз” дип әйтелә. Инглизчә, урысча куллану күпкә җиңеләк булып чыга. Дәүләт акчасы сарыф ителгән икән, түрәләр аны беренче чиратта кулланырга тиеш! Халыкка алар үрнәк күрсәтсен! Ләкин бүген латиннан да куркып торганда, татарча Windows нәрсә ул, дип уттан кебек куркачаклар.

Бүген кешеләргә татарча корректор кирәк, ә ул юк. Аны кирәк дип тә тапмыйлар. Менә шуны башкарсалар, егетләрчә булыр иде!” дип фикерләрен җиткерде Раил Имамов.

Windows 8не татарчага аудару эшен башкарган егетләр “кытыршы яклары бар, алар эш дәвамында төзәтеләчәк” дип ышандырды.

“Бу эшкә ярты ел чамасы вакыт узды. Элегрәк урысчадан татарчага тәрҗемә ителә иде, соңгысында татарчага инглиз теленнән туры тәрҗемә ясалды. Бу эш Татарстан Фәннәр академиясе белгечләре белән башкарылды. Әлбәттә, хаталар бардыр, шуңа күрә кем нинди хилафлыклар күрә, аны онлайн режимда безгә хәбәр биреп, аны төзәтеп булачак”, дип сөйләде Искәндәр Бариев.

"Татарлар гына башкарды"

Microsoft-ның Русиядәге президенты Николай Прянишников “татарча версиянең массалы рәвештә кулланылуы кирәк, ләкин бу эш Татарстан ягыннан башкарылырга тиеш” дип саный.

“Русиядә урыслардан кала бары тик татарлар гына бу эшне башкарды. Microsoft програмнары урыс теленнән башка бер телгә дә тәрҗемә ителмәде, бу – уникаль күренеш. Татарстанда информацион технологияләрнең үсешенә нык игътибар ителә, бу эш дәүләт дәрәҗәсендә башкарыла. Киләчәктә бу юнәлештә эшләвебезне, камилләшүебезне дәвам итәчәкбез. Мәсәлән, бүген Дагыстан җитәкчесе Рамазан әфәнде Абдуллатипов катнашты, кызыкты бу проектка, ләкин җитәкчелек теләгеннән генә тормый бит бу. Без башта кулланучы аудиторияне тикшерәбез, бу тел кулланыштамы, юкмы икәне карала. Татар теле – тере тел, яшьләр актив куллана. Юк эш белән шөгыльләнергә безнең дә артык теләк ташып тормый. Бу хезмәт башкарылган икән, аны популярлшатыру кирәк”, диде Николай Прянишников.

Татарча Windows 8не тәкъдим итү нигездә урыс телендә барды. Бары тик Мәскәү кунаклары гына татарча сәлам бирде. Журналистлар өчен татарча матбугат релизлары да тәкъдим ителмәде. Казан оештыручылары бу хатаны танырга теләмәде. Бары тик Николай Прянишников кына соңыннан гафу үтенде. “Ни өчен матбугат релизлары татарча да башкарылмады, Татарстанда ике дәүләт теле, икесе дә гамәлдә” дигән сорауга безгә менә шундыйрак җавап килде:

“Дело в том, что мы рассылаем федеральную версию релиза не только по Казани и татарским СМИ, но и другим российским журналистам, которые не знают татарского языка, тем не менее им интересно получать новости из Республики Татарстан и писать о развитии инноваций в регионе. Выход пакета локализации на татарский язык для Windows 8 – новость федерального масштаба, и важно максимально оперативно, сразу после окончания официального мероприятия, распространить ее по всей стране. Спасибо за комментарии. Мы обязательно учтем их в будущем. Если вам необходима татарская версия пресс-релиза, мы пришлем ее в течение дня.”

Ләкин русча релизны татарчага аударырлык белгеч табылмады.

Татарчалаштырылгын Windows 8 програмын www.microsofttatar.ru битендә бушка алып булачак.
XS
SM
MD
LG