Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Миллилек ул киемдәге бизәк кенә түгел"


Диләрә Садриева әзерләгән кием
Диләрә Садриева әзерләгән кием

Соңгы елларда Татарстан башкаласында дистәләгән мөселман киеме дизайнерлары барлыкка килде, Казан хатын-кызлары сыйфатлы, кыйммәт булмаган мөселман киемнәре кия башлады, ди PR белгече Айгөл Шәвәлиева. Алдынгылар рәтендә "Bella Kareema" ширкәте икән, аның "Вконтакте" битендәге төркеменә дүрт меңнән артык хатын-кыз теркәлгән.

"Bella Kareema" мөселман киемнәре ширкәтен Диләрә Садриева оештырган. Ул ике ел ярым элек гаиләсе белән Мәскәүдән Казанга күченгән. Тумышы белән Мәскәү татар кызы. Яшь вакыттан дизайнерлык осталыгына ия булган. Татарстан башкаласында ире Арслан хәзрәт ярдәмендә мөселман киемнәрен тегүче ширкәт булдырган.

"Казанга күчкәнче үк бу проект турында берничә ел уйлап йөрдем. Тик вакыт булмады, балалар кечкенә иде. Инде Казанга күчкәндә алар үсеп буйга җитте һәм миңа хыялымны тормышка ашырырга шартлар туды", дип сүз башлады Диләрә Садриева. Ул 16 елдан артык яулык бәйли икән.

Диләрә Садриева
Диләрә Садриева
"Минем үземнән, сез мөселман кешесеме, бу киемнәрне каян алдыгыз дип сораучылар күп булды. Соңгы елларда яулыклы, мөселманча киенгән хатын-кызларга мөнәсәбәт яхшырды. Гомумән без башкаларга нинди мөнәсәбәттә булсак, алар да шулай җавап кайтара.

Мөселман хатын-кыз киемнәре тегүче хатын-кыз дизайнерларның барлыкка килүе гаҗәп хәл түгел, чөнки ислам динен кабул итүчеләр саны көннән-көн арта. Гадәттә, сәүдә үзәкләрендә ислам дине таләпләренә туры китереп киенү өчен бик күп эзләнергә кирәк. Бу күп вакыт һәм чыгымнар таләп итә. Ә без әлеге процессны җиңеләйтәбез. Күлмәкләребез инде таләпләргә туры китерелеп тегелгән.

Безнең мөселман хатын-кыз сурәтен купшы, зәвыклы, горур, ихтирамлы итеп күрәсебез килә. Бүгенге көндә фикерле, интеллектуаль булу модада. Шуңа да безнең киемнәребез дөньяга үз карашы булган, үз бәясен белгән хатын-кызларга юнәлгән. Ә алар үз чиратында рухи кыйммәтләре, яшәү рәвеше, фикер йөреше һәм тышкы кыяфәте белән ислам диненә карата уңай фикер тудыра", ди ул.

Диләрә Садриева - мөселман хатын-кызының өйдә дә, эшендә дә, җәмәгать эшләрендә дә өлгер һәм уңышлы була алуына бер мисал: ул өч бала тәрбияли, үз ширкәтен үстерә, яшь мөслимәләр өчен остаз да әле. Аның киемнәрен киюче кызлар еш кына Диләрә янына киңәшләшергә, тормыш тәҗрибәсен өйрәнергә килә икән. Дизайнер, эшкуар булудан тыш Садриева җәмәгатьчелек эшләрендә дә катнаша. Узган ел Казанда узган мөселман хатын-кызлар киеме фестивалендә жюри әгъзасы да булган.

Пиар белгече, эшкуар татар кызы Айгөл Шәвәлиева "Bella Kareema" киемнәрен киеп йөри. Аның сүзләренчә, Диләрә Садриева теккән киемнәрнең үзенчәлекле яклары шактый.

Казанда мөселман дизайнерлары арта
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:20 0:00

"Мин үзем бу дизайнерлык ширкәте белән 2012 елның җәй аенда таныштым. Ул вакытта Петербур шәһәрендә яши идем. Хәзерге заманда интернет зур мөмкинлекләр бирә, пәрәвез аша аларның киемнәрен күрдем һәм ул күлмәкләр миңа бик ошады. Биш-алты ел яулыкта йөрүемне искә алсак, кием таләпләренә туры килергә, мөселман кагыйдәләре буенча киенергә тырышам. Озак вакыт үз дизайнерымны эзләдем, таба алмадым. Чөнки миңа караңгы төсләр килешми, ә күп кенә дизайнерлар билгеле бер сәбәпләр аркасында мөселман киемнәрен кара төстә текте. Андый кием отышлы түгел, аралашкан кеше ачык булырга, балкып торырга тиеш. Диләрә Садриева остаханәсендәге киемнәр нәкъ мин эзләгән сыйфатларга ия иде, ак, ачык, аксыл төсләр өстенлек итә. Бәясе ягыннан да төрле ихтыяҗларны канәгатьләндерә ала.

Бу киемнәрне кигәннән соң Мәскәүдә, Петербурда эшләгәндә минем янга хәтта мөселман булмаган кешеләр килеп, "Читенсендерми торган, үзе ябык, үзе матур киемнәрне каян алдыгыз?" дип сораучылар булды.

- Диләрә Садриева иҗат иткән киемнәр берничә ел элек халык арасына таралган Төркия, гарәп илләре модасыннан нәрсәсе белән аерыла? Кайберәүләр кием динилек билгесе дип әйтә, син моның белән килешәсеңме?

- Төркия, гарәп киемнәрен кия башлаган вакытларны искә алсак, бу ун ел элек булды. Татар, Казан кызлары акрынлап исламга килеп яулык яба башлады. Күбесе тектереп киде, ул кыйммәткә төште. Шуннан чит илдә тегелгән мөселман киемнәре сатуга чыкты. Тик әле күпчелек халык яулыклы кызларны нормаль кабул итәргә өйрәнмәгән иде. Бүген инде Русиянең үз мөселман дизайнерлары бар.

- Ул киемнәрдә милли бизәкләр бармы дип сораучыларга ни диярсең?

Bella Kareema мөселман киеме
Bella Kareema мөселман киеме
Миллилеккә Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина зур өлеш кертә дип уйлыйм, берничә ел рәттән махсус фестиваль оештыра. Ләкин мин миллилекне киемдәге орнамент белән чикләмәскә киңәш итәр идем. Миллилек - ул тәрбия, мәдәнилек, ул фикерләү дәрәҗәсе, үз тарихыңны, милләтеңнең зур шәхесләрен белү. Динилек шулай ук яшәү рәвеше.

Әгәр дә инде зәвыклы, ябык киемнәр киясең икән, синең тышкы кыяфәтеңә генә бәя биргән түгел, шәхес буларак кыйммәтеңне белгән, рухи байлыгыңны исәпкә алучы кешеләр тартылачак.

Диләрәне дә, Айгөлне дә Русия башкаласында үтәчәк Мәскәү хәләл күргәзмәсе кысаларында узачак мөселман киемнәре фестивалендә күреп булачак. Айгөл оештыручы, Диләрә катнашучы. Анда чит илләрдән һәм Русиядән мөселман дизайнерлары җыелачак икән.

"Минемчә бу бик кирәкле чара, Шундый фестивальләр булганга күрә мөселман дизайнерларның саны елдан-ел күбәя. Аларның күбесенең хезмәтен 15 июньдә үтәчәк әлеге фестивальдә күрә алачакбыз, диде Айгөл Шәвәлиева.
XS
SM
MD
LG