Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленең электрон сүзлеге ясала. Ул нинди булыр?


Татар телендәге интернет порталлар
Татар телендәге интернет порталлар

Татарстанда "Татар теленең электрон сүзлеге" эшләнәчәк дип белдерелде. Хөкүмәт вәкиле: "Ике телдәге электрон порталны булдыру үзе үк сүзлекнең нигезен тәшкил итәрдәй зур эш булды", дип белдерде. Тел галиме исә сүзлекнең камил булуына шик белдерә. Аның фикеренчә, әлеге электрон сүзлек моңа кадәр чыккан бөтен сүзлекләрне дә үзенә тупларга тиеш. Мәгълүматлаштыру министрлыгы "сүзлекнең бай булуы институттан торачак" дип белдерә.

Татарстан мәгълүмат чараларында "Татар теленең электрон сүзлеге" эшләп китәчәк дигән хәбәрләр булды. Бу эш өчен җаваплылыкның өч оешмага: Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына; Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати җәмгыять булдыру бүлегенә; юстиция министрлыгына тапшырылганлыгы белдерелде.

Институт сүзлектәге тәрҗемәләрнең дөреслеге өчен җаваплылыкта булса, бүлеккә, техник оператор буларак, аны эшләтеп җибәрү һәм карап тору йөкләнгән. Ә юстиция министрлыгы топонимика өлкәсендә ялгышлар җибәрмәүне үз өстенә алачак.

Азатлык радиосы бу сүзлек кайда урнашчак, кайчан эшләп китәчәк, ул нинди булачак, һәркем дә куллана алачакмы дигән сорауларга җавап эзләде.

Фирая Шәйхиева
Фирая Шәйхиева
Әлеге электрон сүзлек 2007 елдан “Электрон Татарстан” програмы нигезендә башкарылган эшләрнең чираттагы баскычы булып тора, дип белдерде Азатлыкка министрлар кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Фирая Шәйхиева. Аның сүзләренчә, башта барлык порталларны да татарчалаштыру эшләнгән булса, хәзер әлеге сүзлекне булдырып аны хөкүмәт порталына урнаштыру вакыты килеп җиткән.

"Дәүләт шурасы порталы ике телдә эшли башлады. Президент аппараты порталы аннан да алдарак ике телдә эшләп китте. 2007 елдан, эш башланганнан бирле, хәзер барлык министрлыкларның сәхифәләре дә ике телдә алып барыла. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан барлык муниципаль берәмлекләрнең сайтлары һәм барлык дәүләт порталлары да ике телдә булсын өчен тәкъдимнәр кертелгән иде. Бу тәкъдим министрлык тарафыннан калган барлык министрлыкларга, дәүләт оешмаларына, муниципаль берәмлекләргә җибәрелде.

Бүген сайтларны ачып карасак, аларны татарчалаштыру процессы ул үзенә күрә бер сүзлек төзү, үзенә бер тәрҗемә процессы да булды. Сайтын татарча булдырам дигән муниципаль берәмлек, яки министрлык, яки ведомство хәзер сүзлекләрдән сүзләр эзләп утырмый, татарчалаштырган материалларны алып үзендә үк куллана ала.

Татарча онлайн сүзлекләр төзүнең беренче баскычы узды инде дип әйтер идем мин. Хәзер инде без, Һәрбер хезмәткәр, һәрбер кеше ачып карап файдалана, куллана алсын өчен, хөкүмәт проталында электрон ресурс буларак, татарча мөмкин кадәр күбрәк сүзлекләр булдырырга тиеш.

Бу максат "Электрон Татарстан" програмы кысасында да куелган. Шуңа күрә хәзер яңа карар кабул ителде. Ул – татар телен рәсми рәвештә интернет теле итүдә дә бер чара булып тора. Ул – муниципаль берәмлекләрнең сайтларын татарчалаштыруда тагын бер адым. Мәгълүматлаштыру министрлыгы аның техник операторы итеп юкка гына билгеләнмәде.

Топонимика өлкәсендә юстиция министрлыгы оператор булып тора, чөнки топонимика системасын алып бару аларның вазифаларына керә. Ә тел ягына килгәндә, аның операторы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Сүзлекләр эшләнгән инде һәм бүген аларны шушы системага кертеп урнаштыру турында сүз бара", диде Шәйхиева.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзләре 2007 елда "Мәгариф" нәшриятендә бастырып чыгарган ике томлык "Русча-татарча сүзлек"нең электрон вариантын мәгълүматлаштыру министрлыгына тапшырган. Бу сүзлеккә 56 мең чамасы сүз, җиде мең ярым фразеологик берәмлек кергән. Институт җитәкчесе Ким Миңнуллин сүзләренчә, ул бүгенге көндә иң тулы "Русча-татарча сүзлек" булып тора.

Ким Миңнуллин
Ким Миңнуллин
"Электрон сүзлекнең нидән гыйбарәт булачагы, аның эченә нинди сүзлекләр керүе һәм аларның нинди принциплар белән төзелүе зур мәсьәлә булып тора. Соңгы 20 ел вакытны гына алып карасак та, сүзлекләр бик күп чыкты. Бу электрон сүзлекне төзү өчен, безнең аңлавыбызча, аз дигәндә шушы 20 ел эчендә хөкүмәт акчасына чыккан барлык сүзлекләрнең дә бүгенгә кадәр сакланган электрон вариантларын тупларга һәм бергә җыярга кирәк. Монда безнең институтта булган сүзлекне генә куясы түгел, Татарстан китап нәшриятында, элекке "Мәгариф" нәшриятында чыккан һәм Татарстанның "Телләр кануны" нигезендә бирелгән акчага чыгарылган барлык сүзлекләрне дә җыю кирәк. Аларны махсус програмга салып зур электрон сүзлекне эшләп булыр иде", диде Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, бу тәкъдимне алар мәгълүматлаштыру министрлыгына җибәргән хатларына да язганнар. Миңнуллин бу мәсьәләне төбенә кадәр аңларлар микән дип борчылу белдерә.

Бүген интернетта татарча сүзлекләр дә булган сайтлар хәйран дип әйтергә була. Берәр татар оешмасы, йә булмаса иҗтимагый оешма да үзенең сәхифәсендә зур булмаса да сүзлек тәкъдим итә. Бу уңай күренеш булса да, галимнәр фикеренчә, һәр сүзлеккә, бигрәк тә Татарстан хөкүмәте дәрәҗәсендә эшләнә торганына җитди һәм фәнни караш булырга тиеш.

"Кемнәрдер безнең институттагымы, йә булмаса университеттамы чыккан сүзлекләрне күчереп ала да шуның нигезендә тагын яңа сүзлекләр эшли башлыйлар. Коммерция юнәлешендәге оешмалар алар мәсьәләнең эченә кереп тормый гына, акча эшләү юлы белән яши. Интернеттагы төрле сайтларда сүзлекләр күрәбез. Алар сүзлекләрне чын мәгънәсендә сүзлек итеп яшәтү, үстерү, камилләштерү юнәлешендә эшләмиләр. Сүзлекнең эченә керсәң ул гади генә әйбер түгел. Тел закончалыкларына туры килү-килмәү дигән әйбер дә бар.

Хөкүмәтнең электрон сүзлек эшләргә кирәк дип карар кабул итүе белән һичшиксез килешәм. Бу - дәүләт, тел, милли сәясәтнең бер юнәлеше. Бу эшне коммерция оешмларына бирергә ярамый. Бөтен булган әйберне бер кулга җыю зарур. Аларны тиешле програмнар аша эшкәртеп, теләсә кем файдаланырлык дәрәҗәгә җиткереп кенә халыкка чыгарырга кирәк. Аның хуҗасы, аның координаторы һәм бу эшне аңлап эшләүчесе дәүләт оешмасы белән тыгыз элемтәдә булырга тиеш", ди Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, хөкүмәт бу электрон сүзлекне булдыруны артык чыгымнар тотмый гына башкарып чыгарга җыена.

"Сүзлекләр барсы да җыела калса, аларны махсус програм белән тәртипкә салу кирәк. Бу сүзлекләрне махсус програмга күчергәндә тел белгечләре яңадан карап чыкмаса җитди хаталар китәргә мөмкин. Бу сүзлекнең тиешле дәрәҗәдә эшләү-эшләмәү ягын тел белгечләре компьютер белгечләре белән бергә карарга тиеш. Әгәр без бу әйберне яхшы итеп эшлибез дибез икән, монда күпмедер чыгымнар да булырга тиеш. Ни кызганыч, филологларга, тел белгечләренә акчаны кызгану бар. Мәсьәләнең бу ягын да онытмаслар дип уйлыйм", ди Миңнуллин.

Азат Могыйнов
Азат Могыйнов
Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати җәмгыять булдыру бүлеге җитәкчесе Азат Могыйнов сүзләренчә, сүзлекнең камил һәм бай булуы нәкъ тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан торачак.

"Техник яктан без сүзлекне тулыландыра алабыз. Әгәр безгә электрон сүзлеккә әверелдерү өчен башка сүзлекләрне дә бирәләр икән, без аны техник яктан башкарып чыгачакбыз. Татарстан хакимияте бу эшне үз өстенә алгач, сүзлек бер тапкыр гына ясалып, аннан онытылмаячак", ди Могыйнов.

Аның сүзләренчә, 2013 елның 1 апреленнән сүзлекне техник яктан тормышка ашыру башланган. Әлегә сүзлек ябык. Ул әзер булгач та tatarstan.ru доменында республиканың рәсми порталы эченә керәчәк. Адресы халыкка аерым тәкъдим ителәчәк. "Эшләп китү вакытына килгәндә, барсы да институттан тора. Алар сүзлекнең электрон вариантын безгә бирде. Без аны техник яткан сүзлеккә кертәбез. Алар һәр сүзне тикшереп, "әйе, бу сүз дөрес тәрҗемә ителгән" дип карап чыгарга тиеш", ди Могыйнов.

Татарстанда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре бу сүзлекне ясарга этәргеч биргән. Хат язучылар Русия паспортының татарча битенә, ЗАГС документларына һәм башка калган документларга кешеләрнең исемнәрен дөрес язмыйлар дип шикаять иткән. Исем-фамилияләр саф татарча дөрес язылсын өчен дип тотынганган идек, ул татар теленең бүгенге көнгә булган бөтен сүз байлыгын да туплаган зур бер электрон чыганакка әйләнергә тора, ди Могыйнов.
XS
SM
MD
LG