Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарын яклау казаннар арасында һаман да каршылык тудыра


Татарстан һәм Башкортстан харитасы
Татарстан һәм Башкортстан харитасы

Башкортстан татарлары проблемнарын тануга караганда, аларны һаман да күрмәмешкә салышу җайлырак.

Шушы елның апрель аенда, ниһаять, Башкортстан татарларының хокукый, милли-мәдәни хәле Татарстандагы татар милли оешмаларының да игътибарын җәлеп итте. Әмма мондый игътибар шунда ук татар-башкорт арасында гына түгел, киңрәк төрки дөньяда да бәхәс-җәнҗал тудырды.

2 апрельдә Наил Нәбиуллин җитәкләгән Казан Татар яшьләре берлеге (ТЯБ) Башкортстандагы кайбер башкорт милли оешмалары белән уртак тел табуда уңышсызлыкка ирешкәч, Башкортстандагы татарларның милли тигезлек өчен көрәшенә теләктәшлек белдергән, Башкортстанда татарлар башкортлар белән тигез хокуклы булырга тиеш, татарларга милли-мәдәни үсеш өчен барлык шартлар тудырылырга тиеш дигән белдерү ясады.

Белдерүдә шулай ук, Башкортстанда татар теленә дә дәүләт теле статусы бирелергә тиеш диелә, татар мәктәпләрен ябуны, башкортлаштыруны, татарларны башкорт итеп язуны туктату таләп ителә. Татарларның кануни мәнфәгатьләрен санга сукмыйча, ниндидер башкорт дәүләтчелеген ныгытырга маташу, бернинди дә уңай нәтиҗә бирмәячәк, диелә әлеге белдерүдә.

Шушы документ пәйда булуга ун көн дә тулмастан, 11 апрельдә Казандагы икенче бер иҗтимагый оешма – Данис Сәфәргалин җитәкләгән “Алтын Урда” Татар патриотик фронты, “Азатлык” яшьләре белдерүен сәнәккә элде. Сафаргалинчылар раславынча, Башкортстанда татарларның кайбер проблемнары бар, әмма аларны провокацион белдерүләр белән түгел, ә башкорт милли оешмалары белән аралашу аша чишәргә кирәк.

Фикер дөрес сыман, әмма бит моңа хәтле үткән 20 ел эчендә Башкортстандагы татар лидерлары шулай эшләргә күпме тырышсалар да, күпме генә милли тигезлек принципларында уртак тел табарга омтылсалар да, башкорт милләтчеләре моңа гел каршы чыгып килде. Хәер, милли хәрәкәткә яңа гына килеп кушылган Данис әфәнденең боларны белмәве бик ихтимал.

14 апрельдә Башкортстандагы татар оешмалары, шул исәптән "Алтын Урда” Татар патриотик фронтының Уфадагы бүлекчәсе дә, Татарстандагы “Азатлык”ка Башкортстан татарлары проблемын күтәргәне өчен рәхмәт белдерде. Кызганыч ки, моңа хәтле Башкортстан татарларына үз проблемнары турында сөйләү өчен гомумтатар трибуналары ябык булды, диелә әлеге белдерүдә. Иң мөһиме – әлеге белдерүдә Башкортстан татарлары проблемнарын бүгенге Башкортстан чикләрендә чишеп булмый, шуңа күрә татар районнарын референдум үткәрү юлы белән Татарстанга кушу эшенә керешәбез, диелә.

18 апрельдә, Башкортстандагы татар оешмалары җитәкчеләре белән киңәшләшкәннән соң, Казандагы “Азатлык” берлеге яңа, масштаблырак белдерү ясады. “Без, Татар яшьләре берлеге моннан соң Башкортстанда татарларның өченче сортлы булулары белән килешмәячәкбез”, диелә анда. Әлеге белдерүдә бөтенләй яңа бер сәяси пункт бар. “Азатлык” башка татар милли оешмалары белән берлектә Уфа якларында татарлар күпчелекне тәшкил иткән районнарны референдум аша Татарстанга кушу эшенә керешәчәген игълан итә. Бу белдерүне Казандагы Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәге дә хуплады.

Наил Нәбиуллин белдерүенә Татарстандагы башка билгеле татар лидерлары - Фәүзия Бәйрәмова һәм Рәфис Кашапов та үз карашларын бәян итте. Фәүзия ханым Наил Нәбиуллинны башкортлар белән ишекне ябып куюда, ә Рәфис әфәнде шул ук Нәбиуллинны бөтен татар исеменнән чыгыш ясауда гаепли. Иң кызыгы – тегесе дә, монысы да нигәдер башкортлар белән уртак тел табуны, Башкортстандагы милләттәшләре проблемаларын чишүдән өстенрәк куялар, дөресрәге – ул проблемнар искә дә алынмый.

22 апрельдә Башкортстан татарлары тирәсендә туган бәхәскә үз мөнәсәбәтен “Әзербайҗан бозгурд милләтчеләре һәм төркичеләре” дип аталган төркем белдерде. Аларның “В Контакте”да басылган белдерүендә тулысынча башкорт милләтчеләре позициясе хуплана. Алар раславынча, Башкортстанда беркем дә татарларның хокукларын кысмый, ә Башкортстан татарлары “сәясәттән ифрат нык читтә торулары сәбәпле, үзләре ассимиляцияләшүне өстен күрә һәм “рассеяннарга” әйләнә бара”. Шуңа өстәп, милли тигезлек таләп итүче татарларга “акыл ягыннан зәгыйфь” дигән мөһер сугыла.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG