Accessibility links

"Татарча уку югары белем алуга киртә түгел"


Чит илдә укучы яшьләр: Айсылу Исмәгыйлева
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:15 0:00

Чит илдә укучы яшьләр: Айсылу Исмәгыйлева

"Чит илдә укучы яшьләр" шәлкеменең бүгенге кунагы – АКШның Филадельфия шәһәрендә яшәүче Айсылу Исмәгыйлева. Казанда туып-үскән Айсылу татар мәктәбен һәм татар факультетын бетерсә дә, Америка уку йортын фәкать яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Татарча укыту кирәкми дигән кешеләргә аның үз җавабы.

Казан кызы Айсылу Исмәгыйлева башкаланың Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясен тәмамлаган. Үзе әйтүенчә, күптәннән Америкага барырга хыялланган. Башта бер ел гына яшим дип уйласа да, Айсылу инде монда алты ел яши.

“Америка яшь кешеләргә күп мөмкинлекләр бирә. Иң мөһиме – үзеңә ышанырга һәм тырышырга. Күбрәк акча эшләргә киләләр. Американы идеаллаштырмас идем. Шуңа күрә, килсәң, укып, акча туплап аякка баскач, кире китсәң дә була”, дип саный Айсылу.

Айсылу Пенсильвания штатының Филадельфия шәһәрендә яши. Укуын да шунда тәмамлаган. Camden County College уку йортын американ системының иң югары билгесе “А” белән диплом алган. Бүгенге көндә банкта эшли. Буш вакытыныннан тыш Айсылу җырларга ярата. Аның чыгышларын Америкада узучы Сабантуйларда күреп була.

“Банкта гына эшләсәм, тормышым бик күңелсез булыр иде. Җыр белән яшим. Рестораннарда, Сабантуйларда, төрле җыр бәйгеләрендә моңланам”, дип сөйли Исмәгыйлева.

Казанны сагынуын да яшерми. Ел саен кайтырга тырышам, ди ул. Китәр алдыннан әнисе бик нык борчылган, ләкин соңыннан кызын җибәрергә ризалашкан. Гомер буе акчага табынып яшәп булмый, кайчан да булса Казанга яшәргә кайтырга телим, ди Айсылу.

Чит җирләрдә яшәүче татарлар өчен иң мөһим проблемнарның берсе – яр табу. Айсылу Исмәгыйлева да бу проблем белән таныш, шуңа күрә авыррак мәсьәлә икәнен билгеләп үтә.

Соңгы арада татар мәктәпләренә һәм татар факультетларына барган һөҗүмнәрне балаларның фикерен кысрыклау белән дә аңлаталар. Әмма татар уку йортларын тәмамлаган Айсылу бу сүзләрне татар телен бетерергә теләүчеләр генә әйтә ала дип саный.

“Татар уку йортларын киметү фикере белән ризалашып бетмәс идем. Болай дип татар телен бетерергә теләүчеләр генә әйтә ала. Мин үзем татар гимназиясен, татфакны бетереп тә, Америкада югары математика дәресләре алган кеше. Гәрчә бу фәнне бөтенләй белмәсәм дә “А” билгесенә тәмамладым. Татар телендә укытуны ВУЗларга керергә каршылык дип уйламыйм. Телнең һич катнашы юк, барысы да үзеңнән тора”, ди Исмәгыйлева.
XS
SM
MD
LG