Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада алдыннан мөселманнарны тикшерүләр арткан


Универсиада алдыннан Казанны карарга читтән килүче мөселманнарның кайберләрен куркытып кире борып кайтарып җибәргәннәр.

Калининградта яшәүче Мәсгуть (ислам динен кабул иткән Валентин Макров) ун көнгә әти-әниләренә Казанга кунакка кайткан хатыны белән баласын алып китәр өчен Татарстанга килә. Аңа Казанны күрү теләге булган дусты дагыстанлы Али да иярә.

Ләкин инде Казанга җитәр алдыннан хокук саклаучылар поездда аларның паспортларын тартып ала һәм кире кайтып киткән очракта гына бирәчәкләрен әйтә.

Казанга илеп җиткәч үк Мәсгуть белән Алины полиция бүлегенә алып китәләр һәм Татарстанга килү максаты турында "аңлатма" яздыралар. Бүлекчәдә аларның паспортларын ФСБ хезмәткәренә тапшыралар, ә егетләргә бары күчермәләрен бирәләр. Ике көннән Казаннан китмәгән очракта, аларны 15 тәүлеккә сак астына утырту белән яныйлар.

Паспорты булмаган мөселманнарның проблемнары инде Казан метросында ук башлана. Анда шулай ук аларның шактый гына вакытлары үтә. Әлеге хәлләрдән соң Казанны күрергә килгән дагыстанлы тиз генә кайтып китү карарына килә һәм иртүк Казанның автобуслар вокзалына бара.

Вокзалда аны шулай ук хокук саклаучылар тоткарлый һәм сак астына япмакчы була. Ләкин сәбәп булмау сәбәпле, хокук саклау бүлегендә аларны кабул итүдән баш тарталар. Шуннан соң дагыстанлыны экстремизмга каршы үзәккә алып китеп кичкә кадәр шунда тоталар. "ГолосИслама" хәбәр итүенчә, ахырда аның документларын алган ФСБ хезмәткәре Алига паспортын биргән һәм ул ике көнлек Казан "сәфәреннән" соң тизрәк кире кайтып киткән.

Ә үзенең хатыны белән баласын алырга килгән Мәсгуть алар өе янында көне-төне көч структуралары вәкилләре торуын, кайда гына барсалар да алар артыннан күзәтүләрен әйтте.

Әле берничә көн элек кенә Казанда шулай ук "Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Айрат Шакиров тоткарланган иде. Аның хатыны Регина бу тоткарлауны шулай ук Универсиада белән бәйләде.
XS
SM
MD
LG