Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы журналистлары Рафис Могыйнов белән хушлашты


Рафис Могыйновка багышланган соңгы китап тышлыгы
Рафис Могыйновка багышланган соңгы китап тышлыгы

8 июль Чаллыда журналист Рафис Могыйновны соңгы юлга озаттылар. Вафатына санаулы гына көннәр калганда аның иҗатына багышланган “Рафис Могыйнов. Библиографик күрсәткеч” дигән китап дөнья күрде. Аны Чаллы үзәк китапханәсе, әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре чыгарган.

Рафис Могыйнов армия хезмәтен тутыргач 1992 елда Чаллыга кайта. Татар милли хәрәкәтенең күтәрелеш еллары булган бу чорда ул җиң сызганып журналистлык эшен мөстәкыйльлек юнәлешендәге язмалары белән дәвам итә.
Ул 1948 елның 15 апрелендә Сарман районы Мортышбаш авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач район газетында корректор, әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967 елда армиягә алына. Бер ел хезмәт иткәч Львов шәһәрендәге югары хәрби-сәяси училищесының журналистика бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач хәрби хезмәтне Урта Азиядәге гаскәрләрдә дәвам итә. Биредәге армия газетында эшли. Шул ук вакытта Татарстан, Башкортстанда чыккан газет-журналларга да бик күп мәкаләләр юллый. Армия басмаханәсендә Сарманның 250 еллыгына багышланган китап та чыгара.

1992 елда Рафис әфәнде гаиләсе белән Чаллыга күченеп кайта, хәзерге “Шәһри Чаллы” газетына эшкә урнаша. “Татарстанга армия кирәкме?”, “Улларыбыз кайда хезмәт итәр?”, “Табутлар һаман кайта”, “Президент һаман дәшми”, “Көрәш дәвам итә” кебек үткен язмалары белән татар милли хәрәкәте эшенә үзеннән өлеш кертә.

Русия гуманитар фәннәр академиясе академигы Дамир Гарифуллин үзенең “Рафис атлы уңган затыбыз бар” дигән мәкаләсендә болай ди: ”Гомумән, мөстәкыйльлек юлына чынлап йөз тоткан Татарстан өчен мөкиббән китеп, милли үзаңның уянуы өчен сөенеп яши ул”.

​“Шәһри Чаллы” газеты редакциясе бүлмәләренең берсендә Рафис Могыйнов Советлар иле каһарманы Илдар Маннанов музеен булдыра, аның белән очрашулар оештыра. Шушы батырга багышланган “Ташкынга каршы” дигән китап та әлегә кадәр укучылар кулыннан төшми. “Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге” китабы да заманында югары бәя алды. Аның тарафыннан язылган “Хатларында дары исе”, “Сез ки газизләр...” китаплары да китапханәләрдә чират торып укыла. Шушы һәм башка хезмәтләре өчен аңа быел “Русия патриоты" медале тапшырылды. Ул шулай ук Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә дә лаек булган иде.

Хушлашырга килүчеләр
Хушлашырга килүчеләр
Менә шушы шәхеснең 8 июль көнне гомере өзелде. Соңгы бер елда ул каты авырды. Вафатына санаулы гына көннәр калганда аның иҗатына багышланган “Рафис Могыйнов. Библиографик күрсәткеч” дигән китап та дөнья күрде. Аны Чаллы үзәк китапханәсе, әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре чыгарган.

Мәрхүмне Чаллыдагы фатирыннан туган ягы Сарманга озату, хушлашу өчен “Мәйдан” журналы, “Шәһри Чаллы”, “Көмеш кыңгырау” газетлары журналистлары, элекке хезмәттәшләре, танышлары килде. Чаллы журналистлары берлеге рәисе Рахман Шәфигуллин Рафис Могыйновның бар хезмәтләрен күрсәтте, аны милләтпәрвәр дип атады һәм иҗатының татар журналистикасында зур урын тотуын билгеләде.

Чаллының элекке хәрби комиссары, хәзер ветераннар шурасы рәисе булган Рәфыйк Имайкин да Рафис Могыйнов эшчәнлегенә бик уңай бәя бирде.

Шушында ук мәрхүмнең Сарман зиратында җирләнәчәге хакында әйтелде.
XS
SM
MD
LG