Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көндез төзүче, кичен тамада


Көндез төзүче, кичен тамада
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:14 0:00

Көндез төзүче, кичен тамада

Бүген Казанда һәм Татарстанда татар туйларын алып баручы йөзләгән тамада бар. Аларның кайберләре радио-телевидение аша билгеле егет-кызлар, икенчеләре исә мәҗлесләрдән үсеп чыккан алып баручылар. Шундыйларның берсе - Алмаз Гыймадиев бүген "Кызган таба" кунагы.

Алмаз һөнәре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы булса да төзелеш тармагында инженер булып эшли, туй мәҗлесләре, туган көннәр алып бара. Ул Биектау районы Кече Рәс авылында туып үскән. Югары белемне Татар дәүләт һуманитар педагогика университетында алган.

Татар теле юнәлешендә югары белем алуын мәктәптәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бәйләп аңлатты. Алар ярдәмендә Алмазда 9-11 сыйныфларда XX йөз татар әдәбиятына карата кызыксыну арткан. Бигрәк тә шигърият үзенә җәлеп итте, ди ул.

Алмаз әйтүенчә, аның туйлар алып бару шөгыле үзеннән-үзе барлыкка килгән. Дусларын өйләндергәндә шаһит булып йөргән дә, тора-бара мәҗлеснең алып баручысы, җырчысына әйләнгән ул. Популяр, татар халык җырларын башкарып гаилә бәйрәмнәрендә халыкның күңелен күргән. Шуннан бирле таныш-белеш туй алып барырга эндәшә башлады, ди Гыймадиев.

Бер карасаң, университетны бетергәч егет татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга тиеш була. Тик үзе генә белгән сәбәпләр тәэсирендә һәм дус-таныш ярдәмендә төзелеш тармагына кереп киткән. Вакытлыча эшләп карыйм дип әйткән вакыттан биш ел үтеп тә киткән. Төзелештә эшләү дәверендә Алмаз "Парк хаус", "Казан-Арена" кебек гигант төзелешләрдә катнашкан. Ул көндез төзүче, кичен тамада һәм андый "күпкырлы" туй алып баручылар көннән-көн арта.
XS
SM
MD
LG