Accessibility links

Хәтер көнен Ирек мәйданында уздыруга рөхсәт бирмәгәннәр


Хәтер көне инде 24 ел буена Ирек мәйданыннан башлана
Хәтер көне инде 24 ел буена Ирек мәйданыннан башлана

Быел Татар иҗтимагый үзәгенә Хәтер көнен Ирек мәйданында уздыруга рөхсәт бирелмәсә дә, алар чараны шунда оештырачагын әйтә. Аларга Камал театры яны тәкъдим ителгән.

Хәтер көне 12 октябрь – шимбә көнне узачак. Билге булганча, чара ел саен Казанның Ирек мәйданында башлана, әмма быел моңа рөхсәт бирелмәгән.

“Әле генә Казан шәһәре башкарма комитетыннан кайттык. Анда элек үткәргән җирдә үткәрмәскә, диләр. Инде 24 ел буе Ирек мәйданында уздырып килдек, шунда үткәрәчәкбез, дидек. Безгә Тукай һәйкәл һәм Камал театры янында үткәрергә тәкъдим иттеләр. Әмма без барыбер Ирек мәйданы янында уздырабыз”, диде Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт.

Ирек мәйданында уздыруга рөхсәт итмәүне “Ватандашларның җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар үткәрү хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында”гы Татарстан кануны белән аңлатканнар.

Бу канун нигезендә әлеге чараларны тормыш өчен мөһим корылмалардан һәм хәрби корылмалардан 500 метрдан да якынрак үткәрү тыела. Автобус, тимер юл, елга вокзаллары, һава аланнарына 200 метрдан якынрак килергә ярамый. Хакимият, прокуратура, консуллык, сәламәтлек саклау, мәгариф биналарына, гыйбадәтханәләргә 50 метрдан якынрак урыннарда да урам чаралары тыела.
Ә Ирек мәйданы үзәгеннән як-якка күз салсаң, 50 метрда гына бу канунда язылган оешмаларга караучы биналар урнашкан.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт
Моннан тыш яңа канун тамашачылар өчен утырыр урын булмаган биналарда халык тыгызлыгын бер дүрткел метрга бер кешедән, мәйданнарда һәм паркларда 1,25 дүрткел метрга бер кешедән, административ, сәүдә, мәдәният үзәкләре янындагы мәйданнарда, тротуарларда өч дүрткел метрга бер кешедән арттыруны тыя.

Бу шартлар үтәлгән очракта төрле протест чаралары еш үткәрелә торган икенче урын, Камал театры янындагы мәйданда да, төгәлрәге, мәйданның элекке Һуманитар университет бинасыннан 50 метр киткәннән соң калган өлешендә оештырылган чарага берничә дистәдән артык кеше җыелмаска тиеш булачак. Шуннан артса, канунны бозучы протест белдерүчеләргә каршы милиция көчләре кулланыла ала. Ә Русия күләмендә кабул ителгән, урам чараларын үткәрү тәртибен бозучыларга карата җәзаны кырыслатучы икенче бер канун нигезендә андый урам чарасын оештыручыларга йөзләрчә мең сум штраф җәзасы билгеләнергә мөмкин.

Билгеле булганча, 2009 елда мәхкәмә биналарына 250 метрдан якынрак протест чараларын тыючы карар белән Ирек мәйданында пикет-митингларны тыеп караганнар иде инде. Ул чакта журналист Ирек Мортазин тыючы канунны Русия Югары мәхкәмәсе аша гамәлдән чыгаруга иреште.

Татар иҗтимагый үзәге дә якын арада әлеге кануннны шикаять итәргә җыенуын әйтә.
Ирек мәйданы харитасы
Ирек мәйданы харитасы
XS
SM
MD
LG