Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисад бүләге финанс фаразлау өчен бирелде


2013 елда Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге ияләре (с-у): Ларс Питер Һансен, Юджин Фама һәм Роберт Шиллер
2013 елда Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге ияләре (с-у): Ларс Питер Һансен, Юджин Фама һәм Роберт Шиллер

Дүшәмбедә Швециянең фәннәр академиясе икътисад өлкәсендә Нобель бүләге ияләрен атады. Шуның белән Нобель атнасы тәмам, бар ияләр дә билгеле, бүләкләр 10 декабрь тапшырылачак.

Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге быел өч американ галиме - Ларс Питер Һансен (Lars Peter Hansen), Юджин Фама (Eugene F. Fama) һәм Роберт Шиллерга (Robert J. Shiller) бирелде. Бу хакта дүшәмбедә Швециянең фәннәр академиясе хәбәр итте.

Академия белдерүендә әйтелгәнчә, әлеге галимнәрнең тикшеренүләре финанс базарында кыйммәтле кәгазьләрнең бәясен фаразларга мөмкинлек бирә.

Алар өчесе дә АКШта туган. Юджин Фама (74) гыйльми дәрәҗәне Чикагого университетында 1964 елда алган. Ул кыйммәтле кәгазьләрнең бәяләре чайкалуы нигезендә тикшеренү эшләре алып бара. Роберт Шиллер (67) әлеге чайкалуның диведендларга бәйле булуын күрсәткән. Питер Һансен (60) берничә икътисади модель авторы.

Икътисад өлкәсендә Нобель бүләге Альфред Нобель васыятендә башта булмаган. Аны 1969 елда Швеция банкы булдырды.

Бүләкнең акчалата күләме быел 8 миллион швед кронасы (1.24 миллион доллар чамасы) тәшкил итә.

Бүләкләр 10 декабрь - Альфред Нобель вафат булган көнне Стокһольмда тапшырылачак.

Тынычлык: Химик корал

2013 ел Тынычлык бүләген алган Химик коралны тыю оешмасы генераль мөдире Әхмәт Узумчы
2013 ел Тынычлык бүләген алган Химик коралны тыю оешмасы генераль мөдире Әхмәт Узумчы

Норвегиянең Нобель комитеты 2013 елның Тынычлык бүләген Химик коралны тыю оешмасына бирергә карар итте. Норвегиянең Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, Нобель Тынычлык бүләге Химик коралны тыю оешмасына "химик коралны юк итү тырышлыклары" өчен бирелә.

1997 елда кабул ителгән Химик коралга каршы килешүне 189 ил имзалаган. барлык бу илләр дөньяны химик коралдан чистарту өчен тырышлыклар алып бара.

1925 елда кабул ителгән Женева конвенциясендә химик коралны куллану тыелган диелсә дә, аны ясау һәм саклау турында сүз юк. Икенче дөнья сугышы вакытында Һитлер кушкан күпләп үтерүләр вакытында химик коралның кулланылганы мәгълүм. Төрле елларда химик коралның дәүләтләр һәм террорчылар тарафыннан кулланылганы билгеле.

"Сүрия сугышы янә химик коралның куркынычын һәм аны тыю вә юк итү тырышлыкларын арттыру кирәклеген күрсәтте", диелгән Нобель комитеты белдерүендә.

Химик коралны юк итү вакыты 2012 елның апреле дип билгеләнгән иде. Кайбер илләр, шул санда АКШ һәм Русия моны эшләмәде.

Коралны юк итү Альфред Нобель васыятендә дә язылган.

"Быелгы бүләкне Химик коралны тыю оешмасына бирүе белән комитет та коралны юк итү эшенә үз өлешен кертергә теләде", диелгән белдерүдә.

Әдәбият: кыска хикәяләр

2013 елда әдәбият өлкәсендә Нобель иясе Канада язучысы Элис Мунро
2013 елда әдәбият өлкәсендә Нобель иясе Канада язучысы Элис Мунро

Әдәбият өлкәсендә Нобель бүләгенә быел Канада язучысы Элис Мунро лаек булды, дип хәбәр итте атнакич көнне Швециянең фәннәр академиясе даими секретаре Петер Энглунд. "Мунро - кыска хикаяләр остасы", диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Әдәбият бүләгенә лаек булганнарны сайлаганда авторның сәяси карашлары яки аның әдәбият өлкәсеннән тыш алып барган эшчәнлеге исәпкә алынмый. Бүләк бары тик иҗат өчен бирелә. Элис Мунроның кыска хикәяләре хатын-кызлар язмышына багышланган.

Күпләр быелгы бүләк Һаруки Муракамига бирелер, дип фаразлаган иде.

Химия: катлаулы системнар

2013 елда химия өлкәсендә Нобель бүләген алучы галимнәр (с-у): Мартин Карплюс, Майкл Левитт һәм Ари Уоршел
2013 елда химия өлкәсендә Нобель бүләген алучы галимнәр (с-у): Мартин Карплюс, Майкл Левитт һәм Ари Уоршел

Химия өлкәсендә Нобель бүләгенә быел Страсбург, Һарвард һәм Кембридж университетлары профессоры Мартин Карплюс, Стенфорд университеты профессоры Майкл Левитт һәм Көньяк Каролина университеты профессоры Ари Уоршел лаек дип табылды. Алар өчесе дә катлаулы химия системнарын өйрәнү өчен бүләкләнә.

Нобель бүләкләре инде 112нче тапкыр тапшырылса да химия өлкәсендә бүләкләү 105 тапкыр гына булды. Төрле сәбәпләр аркасында берничә ел бу өлкәдә бүләкләү булмый калган иде.

Физика: вак кисәкчәләр

2013 елда физика өлкәсендә Нобель бүләген алучы галимнәр: Питер Һиггз һәм Франсуа Энглер (с)
2013 елда физика өлкәсендә Нобель бүләген алучы галимнәр: Питер Һиггз һәм Франсуа Энглер (с)

Физика өлкәсендә Нобель бүләгенә быел Британиядән Питер Һиггз һәм Бельгиядән Франсуа Энглер лаек дип табылды.

Һиггз әле 1964 елда ук вак кисәкчәләрнең авырлыгы табигатен ачыклаган булган. Аның бу ачышы җиһанның ничек барлыкка килүен аңлаткан мөһим теориянең бер өлеше булып тора. Галим хөрмәтенә бу кисәкчә аның исеме белән аталган. Энглер белән бергә алар шул кисәкчәләрнең калганнарының нигезен тәшкил иткәнен исбатлаган.

Питер Һиггз Нобель бүләгенә лаек булачагын көтмәгән. Бу хакта Эдинбург университетының матбугат хезмәте белдерде.

Медицина: күзәнәкләр тормышы

2013 елда медицина өлкәсендә Нобель бүләген алучы галимнәр: Рэнди Шекман, Томас Зюдһоф һәм Джэймс Ротман
2013 елда медицина өлкәсендә Нобель бүләген алучы галимнәр: Рэнди Шекман, Томас Зюдһоф һәм Джэймс Ротман

Медицина өлкәсендә Нобель бүләге быел кеше тәнендәге күзәнәкләр тормышын өйрәнеп зур ачышлар ясаган өч галимгә бирелде.

Американнар Рэнди Шекман һәм Джэймс Ротман, шулай ук алман галиме Томас Зюдһоф күзәнәкләрдәге молекулаларның хәрәкәтен һәм аларны кирәк урынга юнәлдерү юлларын өйрәнгән.

Аларның бу ачышлары неврология, шикәр авыруы һәм иммунология белән бәйле башка төрле авыруларны дәваларга ярдәм итәчәк.
XS
SM
MD
LG