Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гает алдыннан Кырымда ике мәчет яндырылды


Саки мәчете
Саки мәчете

Корбан гаетенә бер көн кала Кырымдагы Саки шәһәренең баш мәчете яндырылды. Гает иртәсендә Ровное авылы мәчетенең имам бүлмәсендә ут чыккан. Кырым мөфтие Әмирали Аблаев бу хәлләрне бәйрәм алдыннан махсус эшләнгән провокация дип атады.

Кырым мөселманнары мөфтие хаҗи Әмирали Аблаев мәчеткә килеп булган хәлне тикшерде һәм Саки, Кизләү (Евпатория) мөселманнары җәмгыятьләре рәисләре, имамнары, җирле мәҗлес җитәкчеләре белән очрашып яндырылган мәчетнең абзарында җыелыш үткерде.

Җыелышта катнашучылар яндырылган мәчетне карап чыктылар, китерелгән зыянны билгеләделәр. Аңлашылганына күрә, мәчетне махсус яндырганнар. Аның эченә кереп башта бер урында, аннары икенче урында ут төрткәннәр.

Уңнан икенче - Кырым мөфтие Әмирали Аблаев
Уңнан икенче - Кырым мөфтие Әмирали Аблаев
"Бу – Корбан бәйрәме алдыннан махсус эшләнгән провокация, ләкин бу провокация мөселманнарны тагын да бердәм итәчәк”, диде мөфти.

Мөфтият Кырым эчке эшләр хезмәтләренә мөрәҗәгать итте. Мөфти Корбан бәйрәмендә төшкән сәдака акчаларның бу мәчетне яңадан торгызу өчен тотылачагын белдерде.

Кырым министрлар шурасы рәисе урынбасары Азиз Абдуллаев та яндырылган мәчетне килеп зиярәт итте.

15 октябрьдә Саки шәһәре мөселманнары Корбан бәйрәм намазын мәчет янында, урамда үткәрде.

Мәчет эчендә берничә урында ут төрткәннәр
Мәчет эчендә берничә урында ут төрткәннәр
Кырымда мөселман зиратларына, мәчетләргә ясалган бу беренче һөҗүм түгел.

2010 елның август аенда Акмәчеттә “Сәет Сеттар” мәчетенең ишекләре яндырылып, мәчет диварларында төрле оятсыз сүзләр язылып, фашист свастикалары куелган иде. Сентябрь аенда Джучи районы Степное авыл мәчете яндырылган иде.

Декабрь аенда Акмәчет янындагы Мирное бистәсендә кырымтатарлар кайтарган җирдә төзелгән яңа мәчетнең түбәсе яндырылган иде. Шул Мирноеда мөселман каберләреннән автомобиль йөреп өч мөселман каберен җимергән иде.

2011 елда Нижнегорски районында 200 мөселман каберенең кабер ташлары массакүләм рәвештә җимерелде, Акмәчет янындагы Чистенькое авыл зиратында да каберләргә вәхшилек кылынган иде, зират коймаларында “Татары, вон из Крыма” кебек язулар язылган иде.

Моны эшләгән кешелернең берсе дә табылмады. Саки мәчетен яндыручыларның да табылачагы икеле.

Тагын бер мәчеттә янгын

Кырым мөфтиятенең матбугат үзәге җитәкчесе Айдер Аджимамбетов хәбәр итүенчә, 15 октябрь иртәнге дүрттә Курман (Красногвардейски) районы Ровное авылы мәчетенең имам бүлмәсендә янгын чыккан.

"Мөселманнар янгынны вактында күреп аны сүндерергә өлгерделәр, шулай итеп зур янгынга юл бирелмәде”, диде мәчетнең имамы Арсен Яглыев. Авылга полициянең оператив төркеме килеп тикшерү башлаган.

Ни өчендер Кырымда еш кына тик мәчетләрдә янгыннар була, ә менә бер чиркәүдә дә мондый вакыйга булганы ишетелми.

15 октябрьдә бөтен Кырым мәчетләрендә Корбан бәйрәме намазлары үтте. Корбан һәм ураза байрәмнәре көннәрендә эшләүче мөселманнар бер көн ял итә ала, ләкин ял иткән көннәре урынына алар икенче көнне эшләргә тиеш .

Карасубазар шәһәрендә Корбан бәйрәме көннәрендә яңа мәчеткә нигез салыначак. Мәчет кырымтатар эшкуары акчасына төзеләчәк.

Саки мәчете эчендә берничә урында ут төрткәннәр
Саки мәчете эчендә берничә урында ут төрткәннәр
XS
SM
MD
LG