Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы кара вакыйгалар: очраклыкмы, әллә алдан әзерләнгән планмы?


Татарстанда игълан ителгән матәм көнендә Казан һава аланына корбаннарның туганнары, якыннары, дуслары да, кайгы уртаклашучылар да килде.
Татарстанда игълан ителгән матәм көнендә Казан һава аланына корбаннарның туганнары, якыннары, дуслары да, кайгы уртаклашучылар да килде.

Boeing фаҗигасе, Түбән Камада химия корылмасына атылган ракетлар, яндырылган чиркәүләр -- Татарстанны узган ял көннәрендә бер үк вакытта берничә фаҗига тетрәтте. Белгечләр бу вакыйгаларның туры килүе очраклык кына булмаска мөмкин, ди.

16-17 ноябрьдә Татарстанда берничә гадәттән тыш хәл булды. Шимбә көнне Түбән Камада билгесез кешеләр Нижнекамскнефтехим ширкәтенә дүрт ракета очыруы хәбәр ителде. Аларның берсе дүртенче колония биләмәләренә төшкән, калганнары 800 метр очып барган.

Килгән хәбәрләргә нигезләнеп Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада җәмәгать, сәнәгать һәм икътисад корылмаларының иминлеген тәэмин итү чараларын ныгытырга боерык биргән.

Шул ук көннең кичендә Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында ике чиркәүгә ут төрткәннәр. Гыйбадәтханәләрне өлешчә коткарганнар, зыян күрүчеләр юк.

Фаҗигале вакыйгалар дисбесенә якшәмбе кичендә булган Boeing 737-500 очкычы казасы нокта куя. Һәлак булган 50 кеше арасында Татарстан президентының улы Ирек Миңнеханов һәм ФСБның Татарстан бүлеге башлыгы Александр Антоновның да булуы игътибарны җәлеп итә. Бизнес-онлайн язганча, Антонов очкычларга бик утырмый торган булган -- гел машина яки поездда йөргән, ә ул көнне Түбән Камадагы вакыйгалар сәбәпле ялын өзеп ашыгыч рәвештә Мәскәүдән Казанга очарга мәҗбүр булган.

"Очраклык кына түгел"

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
"Звезда Поволжья" мөхәррире, журналист Рәшит Әхмәтов Азатлыкка белдергәнчә, вакыйгаларның бер-беренә туры килүе очраклылык кына булмый. "Бу өч вакыйганың берьюлы булуы Татарстан өчен күрелмәгән хәл. Бәлки бу алда торган Олимпиада белән дә бәйледер. Волгоградтагы шартлау да әле онытылып бетмәгән. Бу хәлләр Олимпиаданы үткәрү мөмкинлеге бирмәү өчен оештырылырга мөмкин. Мондый активлыкның кисәк артып китүен башка берәр нәрсәгә бәйли алмыйм", ди Әхмәтов.
Бу хәлләр Олимпиаданы үткәрү мөмкинлеге бирмәү өчен оештырылырга мөмкин
Аның сүзләренчә, Волгоградтагы террор гамәлен әзерләүдә этник урыс гаепләнгән булса, монда, күрәсең, татарларны да җәлеп итәргә телиләрдер, Татарстан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне катлауландырырга телиләрдер.

"Бу, шулай ук, икенче фронтны ачу омтылышы булырга да мөмкин. Ул турыда белдерүләр яңгыраган иде. Минемчә террор сугышының географиясен киңрәк җәелдерергә маташалар. Моңарчы Татарстан бу хәлләрдән читтәрәк торган булса, хәзер, күрәсең, стратегияне үзгәрткәннәрдер", диде Әхмәтов.
Мантыйк ягыннан караганда мондый гамәлләр халыкның ачуын гына чыгара һәм милли азатлык хәрәкәтен дискредитацияли, аңа карата булган һәртөрле теләктәшлекне бетерә, ди мөхәррир.
"Татарстан президенты идарәсе башлыгы итеп Әсгать Сәфәров куелуын да истә тотыйк. Сәфәров һәрвакыт иминлек өчен җавап бирде, ул профилактика чараларын кискен көчәйткәндер, дип тә уйлыйм", дип сөйләде Рәшит Әхмәтов.

Аның фикеренче, бу хәлләр артында татарларның торуы һич мөмкин түгел, татарлар бик тыныч халык. Моны Татарстаннан читтәге көчләр оештырган булырга охшый.
XS
SM
MD
LG