Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оксфорд сүзлеге ел сүзен сайлады


Хәзерге яшьләр төшергән фотоларның 30% selfie икән
Хәзерге яшьләр төшергән фотоларның 30% selfie икән

Ел саен Оксфорд сүзлеге мөхәррирләре инглиз теле үсешенә иң зур йогынты ясаган сүзне билгели. Быел андый сүз дип "selfie" сүзе табылды. Шул ук вакытта татар телендә неологизмнар барлыкка килми диярлек.

Оксфорд сүзлеге мөхәррирләре фикеренчә, 2013 елның иң популяр сүзе – “selfie”. Аның татарча мәгънәсе – “үз-үзеңне смартфон яки вебкамерага төшереп, социаль челтәргә куелган фотосурәт”. Бүгенге көндә бу сүз инглиз телендә неологизм (яңа барлыкка килгән сүз) булып тора һәм ул инде телнең лексикасына ныклап кереп урнашкан.

Социаль челтәрләргә кергәндә, еш кына үз-үзен көзге алдында смартфонга фотога төшергән дусларның фотосурәтен күреп була. Татар интернетчылары өчен дә бу ят күренеш түгел. Нәкъ шундый фотосурәтләр “selfie” дип атала.

Испан спортчысы Альберто Контадор үзен кесә телефонына төшерә
Испан спортчысы Альберто Контадор үзен кесә телефонына төшерә
​Әлеге сүз интернетта инде 2002 елда ук Австралия интернет-форумнарында барлыкка килгән икән. Оксфорд сүзлеге мөхәррирләре билгеләвенчә, соңгы бер ел эчендә бу сүзнең кулланылышы 17000%-ка арткан.

“Оксфорд сүзлегенең махсус программасын кулланып (ул 150 миллион инглиз сүзен үз эченә ала), без 2013 елда selfie сүзе кулланылышының феноменаль үсүен күрдек. Бу ел сүзен сайлауда хәлиткеч роль уйнады”, диде Оксфорд сүзлегенең баш мөхәррире Джуди Пирсалл.

Интернеттан кергән сүзләр

Бу яңалыкның әһәмиятле ягы шунда: телдә барлыкка килгән күпчелек сүзләр хәзер интернет, компьютер, заманча технологияләр өлкәләре белән нык бәйле. Әйтик, 2013 елның башка популяр сүзләре итеп Оксфорд мөхәриррләре “bitcoin” дип аталган виртуаль акча берәмлеген яки “unlike” дигән социаль челтәрләрдәге “ошатмаска” төймәсе исемен атаганнар.

Бер төркем яшьләр үзләрен Рим папасы белән selfie итә
Бер төркем яшьләр үзләрен Рим папасы белән selfie итә
Әйтик, шул ук bitcoin виртуаль акча берәмлеге АКШ Юстиция министрлыгы тарафыннан таныла, ә Кытайда бу акчага хәтта яңа фатир-йортларны да сатып алып була.

Моңа кадәр шулай ук дан казанган Уэбстер сүзлегенә “tweet” һәм “crowdsourcing” дигән сүзләрне керткәннәр иде. Ул вакытта сүзлек мөхәррире Питер Соколовски “твит – тарихка кергән сүз” дип әйткән иде. Тел белгечләре дә бу яңа сүзләрнең интернеттан чын тормышка да үтеп керүен билгели.

Татар телендә неологизмнар бармы?

Оксфорд сүзлеге дөньяда иң абруйлы инглиз сүзлекләреннән берсе булып санала. Ул 1884 елдан бирле бастырыла, даими рәвештә яңа кулланылышка кергән сүзләр белән баетыла.

Русия премьер-министры да selfie итештергәли
Русия премьер-министры да selfie итештергәли
Шул ук вакытта татар телендә неологизмнар, яңа сүзләрнең барлыкка килү проблемасы да актуаль. Билгеле, хәзерге вакытта барлык яңа сүзләр татар теленә рус теле аша инглиз теленнән керә. Ә телнең үз җирлегендә сүзләр барлыкка килми.

Әлбәттә, аерым төркем белечләр тарафыннан аерым күренешләргә карата татарча атамалар бирелә, ләкин алар шактый тар даирәдә генә кала. Әйтик 1990нчы елларда кулланылышка кертелергә тәкъдим ителгән “санак” – компьютер (һәм аңа бәйле “күрәк” – монитор, “басак” - принтер) сүзләре билгеле даирәдә кулланылса да, киң кулланылышка кереп китә алмады.

Инглиз телендә ел сүзен сайлап, актив рәвештә телне яңарту, үстерү тырышлыгы татар телендә дә яңа, заманча сүзләрне барлыкка китерү өчен яхшы үрнәк булып тора.

Ә сез татар телендә нинди яңа сүзләр беләсез?
XS
SM
MD
LG