Accessibility links

Башкортстанда Таһир Ахунҗанов белән хушлаштылар


Таһир Ахунҗанов
Таһир Ахунҗанов

25 ноябрь күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы Таһир Ахунҗанов вафат булды.

Ахунҗанов дистәгә якын китап авторы. 1980нче елларда коммунистлар фиркасендәге каршылыклар, бәрелешләр хакында “Ак йорттагы җәнҗал” романыннан соң, хакимият тарафыннан читкә тибелде.

Шулай ук ул драматург буларак та билгеле. Аның “Галия” повесте нигезендә куелган спектакль Мәҗит Гафури исемедәге Башкорт академия драма театрында күп еллар зур уңыш белән барды.

Ахунҗанов 1964 елда Башкортстан татарларының ул чакта бердәнбер газетасы булган – “Кызыл таң”ны җитәкли. Ул баш мөхәррир булган чорда басма иң зур тираж – 110 мең данә белән басыла.

Таһир Ахунҗанов пенсиягә чыккач та матбугат белән эшчәнлеген туктатмый. 1994 елда республика татарларының “Тулпар” журналы нәшер ителә башлагач анда берничә ел проза бүлеге мөдире булып эшли.

Мәрхүм белән хушлашу 26 ноябрь көнне республика парламенты бинасында узды.
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00
йөкләү

please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00
йөкләү

please wait

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00
йөкләү

Үзенең 75 яшьлек юбилее вакытында танылган язучы Таһир Ахунҗанов "Азатлык" аша яшьләргә мөрәҗәгать итеп, "безне тиргәмәгез, без бәхетле", дигән иде.

please wait

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG