Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наркотиклы погоннар: полиция гаугасы артында ике генерал торамы?


Илдар Габидуллин коллажы
Илдар Габидуллин коллажы

Прокуратурада югары вазифадагы полиция хезмәткәрләренең тоткарлануы турында узган киңәшмәнең эчтәлеге ачыкланмый. Күзәтүчеләр әлеге гауга Татарстан эчке эшләр идарәсе һәм наркотик хәрәкәтен контрольдә тоту идарәсе каршылыгы булырга мөмкин, ди.

Татарстанда югары вазифадагы полиция хезмәткәрләрен тоткарлау гаугасы дәвам итә.

1 декабрь, якшәмбедә Яңа Савин районында үз машинасында Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы эчке иминлек оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Сәит Шәмсетдинов тоткарланган иде. Аның наркотик кулланган хәлдә булуы әйтелә. Шулай ук анда эчендә наркотик булырга мөмкин маддә табылган. Полиция хезмәткәренең хезмәт бүлмәсендә гранатага охшаш маддә тапканнар.

Әлеге фактка карата тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган.

Элегрәк комитет Татарстан эчке эшләр министрлыгының наркотикка каршы көрәш идарәсе башлыгы 33 яшьлек Андрей Алексеев, Казан идарәсе башлыгы 32 яшьлек Дмитрий Андриенко, Казан полиция идарәсе башлыгы 37 яшьлек Руслан Хәлимдаров һәм Татарстан эчке эшләр министрлыгының УУР - җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәре 41 яшьлек Марат Садыховка каршы җинаять эше ачты. Алар пәнҗешәмбе кич кулга алынды.

Дүртесенә дә вәкәләтләрен арттыру, зур күләмдә наркотик алу, тоту һәм йөртүдә гаепләүләр белдерелгән, яшәгән урыннарында тентүләр уздырылган.

Татарстандагы бу хезмәткәрләрне Мәскәүдән килгән Русия эчке эшләр министрлыгы һәм тикшерү комитеты вәкилләре кулга алды.

Шунлыктан иң элек күзәтүчеләр әлеге гауга артында "Мәскәү кулы" тора дип белдерә башладылар. Ләкин эшнең детальләре билгеле була башлагач бу тоткарулар – Татарстан полициясенең һәм наркотик хәрәкәтен контрольдә тоту идарәсе арасындагы эчке каршылык дигән фикерләр яңгырады.

Бизнес-Онлайн язганча, ике генерал – Артем Хохорин һәм Фаяз Шабаев җитәкләгән идарәләр арасы наркотикка бәйле эшләр аркасында бозылган. Тоткарланган полиция хезмәткәрләре эшләгән бүлекләр Шабаев идарәсенең хезмәткәрләренә карата тикшерүләр алып барган, янәсе алар наркотикларга бәйле кайбер җинаятьләргә катнаш булырга мөмкин, дип яза басма.

"Әлегә бар нәрсә гайбәтләр дәрәҗәсендә генә, чөнки идарә башлыклары рәсми белдерү ясамый”, – ди Казан хокук яклау үзәгенең матбугат хезмәте башлыгы Булат Мөхәммәтҗәнов. – Кайбер чыганаклар бу вакыйгаларны полициянең эчке низагы дип әйтә. Шулай да башка версияләр дә чыгарга мөкин".

Белгечкә берничә сорау бирдек.

Татарстан полициясе хезмәткәрләрен Мәскәү коллегалары килеп махсус операция оештырып тоткарлады. Үзенчәлекле сценарий. Аны ничек бәялисез?

– Татарстан эчке эшләр министрлыгының эчке иминлек идарәсе хезмәткәрләре үз дәрәҗәсен төшерде. Мәскәүдәге коллегалары аларга хәзер ышанмый, бу аңлашыла. Махсус кулга алу операцияләре шуны күрсәтә. Болар барысы да Мәскәү “силовиклары” куллары белән эшләнә.

Тагын бер сорау – полиция җитәкчеләренең хезмәт бүлмәләрендә табылган тыелган маддәләр турында – бу сорауны эчке эшләр идарәсендә яңадан аттестацияләү уздырган кешеләргә юнәлтергә кирәк.

Бу вакыйгаларга карата фаразларыгыз бармы? Эштән алулар, утыртулар булырмы?

Әлегә ачыкланасы әйберләр күп. Җәмәгатьчелек эшнең эчке детальләрен белми. Әлбәттә Татарстан эчке эшләр министрлыгы үз сүзендә тора, үз хезмәткәрләрен яклаячак. Шул исәптән наркотиклар белән тотылганнарын да. Тикшерү комитеты исә аларны эшеннән азат итәргә һәм кулга алырга ирешергә тели. Минемчә, якын киләчәктә бу эш белән бәйле тагын күп нәрсәләр ачыкланыр, чөнки Казанга килгән силовиклар моның белән генә чикләнмәс.

* * *

2 декабрьдә Татарстан прокуратурасында бу вакыйгаларга кагылышлы киңәшмә узды. Анда прокурор Илдус Нафыйков, Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы Артем Хохорин, наркотик хәрәкәтен контрольдә тоту идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев, Русия федерал иминлек хезмәте Татарстан идарәсе башлыгы вазифасын башкаручы Динар Хәмитов, тикшерү комитеты Татарстан идарәсе башлыгы Павел Николаев катнашты. Очрашуның эчтәлеге шулай да тәфсилләнеп ачыкланмады.

3 декабрь иртәсендә прокурор Илдус Нафыйков гаугага бәйле чираттагы белдерүендә Казан эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Хәлимдаров һәм тагын өч полиция хезмәткәренең иректә калуын тәнкыйтьләде. Узган атнада Совет районы мәхкәмәсе тикшерү комитетының тоткарланган хезмәткәрләрен сак астына алу мөрәҗәгатен кире каккан иде. Прокурор бу карарга каршы чыгып, аларны кулга алырга таләп итте. Аның фикеренчә, иректә калып алар тикшерү эшенә басым ясый алалар.

***
3 декабрь кичендә мәхкәмә карары белән Андрей Алексеев, Руслан Хәлимдаров һәм Марат Садыхов эшеннән вакытлыча азат ителде.
XS
SM
MD
LG