Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газаплауны яктыртучы блогер эзәрлекләнә, тоткарланган янына адвокатны кертмиләр


Илмир Имаев
Илмир Имаев

Кама арты төбәгендә мөселманнарны газаплау очракларын җәмәгатьчелеккә җиткерүче пенсионерны силовиклар эзәрлекли башлаган. 62 яшьлек Илмир Имаев хәзер үз тормышы өчен борчыла.

62 яшьлек пенсиядәге фотограф Илмир Имаев Казанда яши. Татарстанның Кама арты төбәгендә мөселманнарны кулга алу һәм газаплау башлангач, ул актив рәвештә бу хакта үзенең Вконтакте сәхифәсенә яза башлый. Күптән түгел ул Түбән Кама вакытлы изоляторында интектерелгән Рафаил Зариповның әти-әнисе белән видеоинтервью урнаштырган иде. Интектерүләр турында беренче мәгълүмат аннан тарала башлады һәм җәмәгатьчелеккә билгеле булды.

Хәзер Илмир Имаев силовиклар тарафыннан эзәрлекләнүен һәм янаулар алуын белдерә.

"Инде ике тапкыр урамда бернинди таныклык та күрсәтмичә көч белән машинага утыртып алып киттеләр. Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш үзәгенә китерделәр. Анда профилактик сөйләшүләр узды. Күп тапкыр үземә, минем кызларыма зыян тиячәк дип янадылар. Кызларым Мәскәүдә булса да, алар күзәтү астында. Югары вазифадагы силовиклар миннән бер әйбер генә үтенә: Илмир Әнәс улы, интернеттагы эшегезне туктатыгыз, диләр. Мин үлгәнчегә кадәр туктатырга җыенмыйм, дип җавап бирәм. Миңа каршы административ эш тә ачканнар иде. Акчалата җәзага тарттылар. Өйдә тентүләр уздырдылар, эшләмәсен дип компьютерны алдылар. Хәтта минем элекке хатынның өендә тентү уздырганнар. Минем аның белән инде күптәннән аралашкан юк”, - дип сөйләде Азатлыкка Илмир Имаев.

Блогер хәзер үз тормышы өчен курка. "Минем белән берәр нәрсә булса, рәсми мәгълүматка ышанмагыз", - дип язып куйган ул Вконтакте сәхифәсендә. “62 яшьтә булсам да, сәламәтлегем нык, йөрәгем әйбәт эшли. Наркотиклар, шартлаткычлар һәм корал белән беркайчан да кызыксынмадым. Техник яктан төзек булган ОКА машинасында бик игътибарлы итеп йөрим, кышкы тәгәрмәч куелган”, - дип яза Имаев, "мәшһүр" сценарийларны искә төшереп.

Соңгы тапкыр пенсионерны 16 декабрьдә Тикшерү комитетына полковник Андрушкевичка сораштыруга чакырганнар.

Зариповны газаплау билгеле булгач адвокатларны кертми башлаганнар

Активист хәбәр иткәнчә, кулга алынган ир-атларның камераларына адвокатларны кертмиләр. Бу хакта бүген Казан хокук яклау үзәге дә белдерде. Изоляторга үтүне Рафаил Зарипов адвокаты аның янына кереп, тоткынның коточкыч хәлдә булуын интернет аша җәмәгатьчелеккә җиткергәч япканнар, ди Имаев. Зариповның адвокаты белдергәнчә, ир-атны чиркәү яндыру һәм ракета ясауны үз өстенә алсын өчен вәхшиләрчә газаплаганнар.

Шулай ук тагын бер ир-атның камерада интектерелгәне билгеле булды, ди Илмир Имаев. Чистайдан Михаил Мартьянов Түбән Кама вакытлы изоляторында кыйналган хәлдә табылган. Бу хакта аның адвокаты хәбәр иткән. Мартьяновның адвокаты тоткыннар янына керергә рөхсәт алган соңгы адвокат булырга мөмкин, ди активист.
XS
SM
MD
LG