Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Галиәсгар Камалны искә алдылар


Галиәсгар Камал
Галиәсгар Камал

Кырымдагы татарларны берләштергән "Идел" бөтенкырым берләшмәсе үзәгендә язучы, драматург Галиәсгар Камалның 135 еллыгына багышланган кичә узды.

Кичәне алып баручы Халидә Әхмәтҗанованың Skype аша "Казан" милли мәдәни үзәгенең оештыру бүлеге методисты Гүзәл Камалиева белән сөйләшүен җыелышта булганнар һәммәсе тыңлады.

"Мин республикабызны яратам. Шуңа күрә хисләрегезне аңлыйм. Кая гына барсам да, Казанны сагынып кайтам. Шул хисләрне җырларыма салам дисәм, дөрес булыр. Ә читтә яшәгән милләттәшләребезнең йөрәк авазын ишетү, минем өчен икеләтә шатлыклы һәм җаваплы! Бүгенге он-лайн очрашуда катнашуыма мин бик бәхетле! Чөнки, читтә яшәгән якташлар, милләттәшләр алар моңлы да, бераз сагышлы да, минемчә. Туган яктан килгән ярату тулы хисләрне сезнең йөрәкләргә җиткерү – үзе бәхет!" диде Гүзәл.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар
Ялтаның "Акчура" үзәге җитәкчесе Рәисә Шарипова "Халкым өчен" шигырен укып чараны башлады.

Аннан соң Галиәсгар Камалның гомер һәм иҗат юлы хакында Акмәчеттән Рифкать Хайбуллин, Рим Әпсәләмов чыгышлар ясады. Рим әфәнде Тукайның "Театр" шигырен укыды. Бу чыгышлар вакытында Галиәсгар Камал белән бәйле фото-видеофильм күрсәтелде.

Мәктәп укучылары Голобородько Елизавета Тукайның "Театр" шигырен урыс телендә, Әминә Шәрифуллина исә Камалның "Бәдәвам" шигырен татарча укыды.

Ялтадан килгән җырчы Мөслимә Фәхретдинова татар җырларын башкарды, аннары Фәрит Яруллинның тууына 120 ел тула, аны да искә алырга кирәк дип "Шүрале" балетының эчтәлеге белән таныштыру өчен Тукайның "Шүрале" әкиятен укып ишеттерде.

Акмәчеттә Галиәсгар Камалны искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:52 0:00

Чарада катнашкан кунаклар Кырымдагы Урыс мәдәнияте үзәге мөдире Михаил Голубев, Кырымның француз үзәге рәисе Жанна Амфитеатрова, азәрбайжан үзәге рәисе Рагим Гумбатов чыгыш ясап кичәнең оештыручыларына рәхмәт сүзләре әйтте.

Ахырда исә катнашучылар "Туган тел"не жырлап, чәй эчеп, үзара яңалыклар алмашып, сөйләшеп утырды.

Гыйнвар аенда булачак киләсе очрашу "Идел"нең 20 еллыгына багышланачак. Бу чарага Татарстаннан мәртәбәле кунаклар киләчеген дә белдерде Илмир Тимергалиев.
XS
SM
MD
LG