Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча сөйләшкән өчен улларыма үтерү белән янадылар"


Мәскәүдә Урыс йөрешләренә меңнәрчә кеше чыга
Мәскәүдә Урыс йөрешләренә меңнәрчә кеше чыга

Мәскәү өлкәсендә яшәүче Флюра ханым сүзләренчә, аның улларына кибеттә татарча сөйләшкән өчен үтерү белән янаганнар. Хәзер алар Татарстанга күченергә җыена.

Чыгышы белән Татарстаннан булган 41 яшьлек Флюра Әхтәмова (исемен үзгәртүне сорады) моннан биш ел элек галимгә кияүгә чыгып Мәскәү өлкәсенең Пущино шәһәренә күченгән. Аның ике улының олысы анасы белән килсә, икенчесе Мәскәүне яратмыйча Казанда туганнары янында калырга булган. Хәзер Флюрә ханымның олы улына – 20, ә кечкенәсенә 18 яшь. Ул аларны ялгызы тәрбияләгән.

"Бер көнне кечкенә улым Мәскәүгә кунакка килгәч, абыйсы белән кибеткә чыктылар һәм әйберләр карап татарча аралашып торганда ике ир кеше килеп боларга урысча сөйләшергә кушкан. "Тагын бу телдә сөйләшсәгез, үтерәбез", дип янаганнар. Мин улларым белән һәрвакыт татарча гына сөйләштем. Юлда барганда да безгә борыла-борыла карыйлар. Әлбәттә урысларга ошамый дип ана телебездән ваз кичәргә җыенмыйбыз. Шулай да без биш ел яшәп үзебезне монда килмешәк кебек хис итәбез һәм Татарстанга кайтырга уйлап торабыз”, ди ул.

Флюра ханым сүзләренчә, монда расачыл карашлар бик көчле.

"Серпуховода таҗиклар, үзбәкләр берәр бәләкәй генә бүлмәдә җомга намазларын уку өчен гыйбадәт йорты булдыру нияте белән чыкканнар иде, аңа урыслар каршы булды. Мөселманнарга яшәве бик авыр. Мин Татарстанда рәхәтләнеп яулыктан йөрим, беркем игътибар итми, ә Мәскәүдә алай йөри алмыйм. Татарстанда мөселманнар өчен мөмкинлекләр күбрәк.

Пущино галимнәр шәһәре булгач, анда мохите дә шундый. Алар Аллаһ юк, барысын да галимнәр уйлап тапкан дип саный. Минем ирем дә шундый. Динне мыскыл да иткәли. Ул Үзбәкстанда туып үскән татар. 17 яшьтән инде Мәскәүдә урыслар арасында яшәгән һәм аны дингә китерү хәзер мөмкин түгел”, ди ул.

Флюра ханым әйтүенчә, чит җирдә яклар кешеләре булмау сәбәпле, алар һәрвакыт саграк булырга тырыша.

“Инде олы улым тиздән дизайнер белгече булачак. Ул намазлар укый. Ирем белән дә дин мәсьәләсендә уртак тел таба алмыйм. Урыслар арасында яшәве бик авыр. Татарстанга кайту яхшырак булыр”, ди ул.
"Татарча сөйләшкән өчен улларыма үтерү белән янадылар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG