Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда абыстайлар җыелышы узды


Казанда абыстайлар җыелышы узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:59 0:00

Казанда абыстайлар җыелып фикер алышты

13 февральдә "Ярдәм" мәчетендә Казан абыстайлары җыелып фикер алышты. Мондый очрашуны беренче мәртәбә уздырган абыстайлар милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге хакында киңәшләште.

Алтмыштан артык абыстай катнашкан очрашуда сүз күбесенчә яшь буында әдәп-әхлак мәсәләсе, татар халкында ислам дине тоткан роль, милли үзаңны күтәрү темалары турында барды. Җыелышны оештыручы һәм аны алып баручы Татарстанның "Мөслимә" оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллина теләгән һәркемгә сүз бирде.

Әйтик, "Ак калфак" җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова үзе җитәкләгән оешма хакында кыска мәгълүмат биргәннән соң, татар яшьләренә кагылышлы мәсьәләләргә тукталды.

"Хәзер татар яшьләре арасында да никахсыз бергә яшәү киң җәелә башлады. Бергә яшәүдән туган балаларга татарга чит исемнәр кушуны әйтеп тә тормыйм. Аннан соң татар халкында элек-электән килгән кендек бавын саклау гадәте бар иде. Кендек бавын электән киптереп, аны балаларга ядкәр итеп саклый торганнар иде. Хәзер бу гадәт тә юкка чыкты. Боларны кабаттан торгызырга иде", дип белдерде ул.

Рәшидә абыстай җитмешенче еллардан бирле татар халкына ислам динен тарату өчен эшчәнлек алып баруы турында сөйләде.

"Мине монда килүчеләр арасында белмәүчеләр юктыр мөгаен. Яшь буенга динебезне аңлату өчен күп көч куйдым. Хәзер инде "пенсиягә" чыгарга дип торам. Минем эшемне туктатмагыз, бергәләп алып барыгыз", дип җыелган абыстайларга мөрәҗәгать итте ул.

Казанда яшәүче татар абыстайларының мондый очрашуы әле беренче тапкыр гына оештырылса да, җыелыш бик җылы атмосферада узды. Чыгыш ясаучылар үзләре башкарган эшләрне аңлатты, үзара фикерләште.

Бөтендөнья татар гаиләсе фонды рәисе Миләүшә Гайфуллина Азатлык сорауларын җаваплап, мондый чараларның ешрак узуын теләде.

"Монда килгән барлык абыстайларның, татар хатын-кызларының фикерләре бер генә: татар милләтен, ислам динен, балаларыбызның татар телендә сөйләшүләрен саклап калу. Татар баласы үзенең татар икәнен белеп үссә генә, үзенең туган телен белсә генә ул үзенең милләтен дә, үзенең динен дә саклый ала торган кеше була", дип белдерде Миләүшә Гайфуллина.

Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм" мәчете имамы Илдар Баязитов татар абыстайларының татар халкы алдында булган роленең бик зур булуын әйтте.

"Абыстайлар безнең яшь буынга тәрбия бирүчеләр. Динебез - абыстайлар җилкәсендә. Диндә күп йөкне абыстайлар тарта. Алар бик зур роль уйныйлар. Без аларга шундый җыелышларны уздырып яисә башка төрле эшчәнлекләр белән кулыбыздан килгәнчә булышырга тырышырбыз", дип белдерде Илдар Баязитов.

Корьән уку белән башланган очрашу Корьән уку белән тәмамланды. Абыстайлар икенче очрашуда киңрәк мәсьәләргә тукталу турында уртак фикергә килеп, якын арада кабат очрашу теләге белән аерылышты.
XS
SM
MD
LG