Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары Рада Януковичны вазифасыннан читләштерде

Югары Рада утырышы
Югары Рада утырышы

Украина Радасы президент Януковичны вазифасыннан алды һәм 25 майга президент сайлау билгеләде. Иреккә чыккан Юлия Тимошенко президент булу өчен көрәшәчәген белдерде.

Югары Рада шимбә утырышта Виктор Януковичны вазифасыннан читләштерү турында карар кабул итте. Президент сайлау, канун нигезендә бу карар кабул ителгәннән соң өч ай үткәч булган ял көненә, 2014 елның 25 маена билгеләнде.

Карарда Януковичның "киң күләмдә хокук һәм ирек бозуы", Рада кабул иткән кануннарны имзаламыйча "үзлегеннән" хакимияттән читләшүе турында әйтелә.

Рада утырышында Валентин Наливайченко Украинаның иминлек хезмәте өчен җаваплы итеп билгеләнде. Бу карарны хуплап 299 депутат тавыш бирде.

Янукович Харьковтагы UBR телеканалында чыгыш ясап, вазифасыннан да һәм илдән дә китәргә җыенмавын белдерде. Украинадагы вакыйгаларны ул дәүләт түнтәрелеше дип атады.

Янукович хакимияттән китүдән баш тарта
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:29 0:00

Янукович сүзләренчә, "Регионнар фиркасе" фракциясен ташлап чыккан күпчелек депутатларны куркыталар һәм аларга басым ясыйлар.

Киев үзәгендәге Майдан җомга кичендә үк оппозиция җитәкчеләренең Украина президенты Виктор Янукович белән килешүләрен кире какты һәм Януковичның шимбә иртәнге унга кадәр вазифадан китүен таләп иткән иде. Алар кораллы күтәрелеш башлау белән янады.

Шимбә Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенконың төрмәдән чыкты һәм 25 майда булачак сайлауда президентлыкка намзәт булырга җыенуын белдерде.

Юлия Тимошенко төрмә хастаханәсеннән иреккә чыкты

2014 елның 22 февралендә иреккә чыгарылганнан соң Украина оппозициясе җитәкчесе Юлия Тимошенко хискә бирелде.
1/6 2014 елның 22 февралендә иреккә чыгарылганнан соң Украина оппозициясе җитәкчесе Юлия Тимошенко хискә бирелде.
Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко Харьковтагы төрмә хастаханәсеннән иреккә чыгарылды. Җомга көнне Украина Югары Радасы Тимошенконы азат итү турында карар чыгарган иде. Русия белән газ килешүләрен дөрес төземәүдә гаепләнеп Тимошенко 2011 елда төрмәгә ябылды. Күпләр бу хөкем карарын сәяси карар дип исәпләде.
Тимошенконың иреккә чыкканнан соң беренче кочаклашулары.
2/6 Тимошенконың иреккә чыкканнан соң беренче кочаклашулары.
Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко Харьковтагы төрмә хастаханәсеннән иреккә чыгарылды. Җомга көнне Украина Югары Радасы Тимошенконы азат итү турында карар чыгарган иде. Русия белән газ килешүләрен дөрес төземәүдә гаепләнеп Тимошенко 2011 елда төрмәгә ябылды. Күпләр бу хөкем карарын сәяси карар дип исәпләде.
Аркасы дәвамлы һәм нык авырткан Тимошенко төрмә хастаханәсендә сак астында тотылды.
3/6 Аркасы дәвамлы һәм нык авырткан Тимошенко төрмә хастаханәсендә сак астында тотылды.
Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко Харьковтагы төрмә хастаханәсеннән иреккә чыгарылды. Җомга көнне Украина Югары Радасы Тимошенконы азат итү турында карар чыгарган иде. Русия белән газ килешүләрен дөрес төземәүдә гаепләнеп Тимошенко 2011 елда төрмәгә ябылды. Күпләр бу хөкем карарын сәяси карар дип исәпләде.
Харьковның Үзәк клиник хастаханәсеннән чыккан Тимошенко машинадан үз тарафдарларын сәламли.
4/6 Харьковның Үзәк клиник хастаханәсеннән чыккан Тимошенко машинадан үз тарафдарларын сәламли.
Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко Харьковтагы төрмә хастаханәсеннән иреккә чыгарылды. Җомга көнне Украина Югары Радасы Тимошенконы азат итү турында карар чыгарган иде. Русия белән газ килешүләрен дөрес төземәүдә гаепләнеп Тимошенко 2011 елда төрмәгә ябылды. Күпләр бу хөкем карарын сәяси карар дип исәпләде.
5/6

Украина Югары Радасы Юлия Тимошенконы иреккә чыгарырга дип тавыш биргәннән соң аның кызы Евгения Тимошенконың күзләре яшьләнә.
6/6 Украина Югары Радасы Юлия Тимошенконы иреккә чыгарырга дип тавыш биргәннән соң аның кызы Евгения Тимошенконың күзләре яшьләнә.
Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко Харьковтагы төрмә хастаханәсеннән иреккә чыгарылды. Җомга көнне Украина Югары Радасы Тимошенконы азат итү турында карар чыгарган иде. Русия белән газ килешүләрен дөрес төземәүдә гаепләнеп Тимошенко 2011 елда төрмәгә ябылды. Күпләр бу хөкем карарын сәяси карар дип исәпләде.
Previous slide
Next slide

Иртәнге якта Югары Рада Харьков төрмәсендә утыручы Тимошенко азат ителергә тиеш дигән карарны хуплаган иде.

Александр Турчинов
Александр Турчинов
Шимбә Югары Рада утырышында “Батькивщина” фиркасеннән Александр Турчинов Украина парламенты рәисе итеп сайланды. УНИАН агентлыгы хәбәр итүенчә, утырышта катнашкан 326 депутатның 288е Турчинов өчен тавыш бирде. Аңа кадәр элекке спикер Владимир Рыбак вазифасыннан китүе турында игълан иткән иде.

Югары Рада "Украинаның 2004 елгы Конституциясен гамәлгә куюны оештыру мәсьәләләре" карарын да кабул итте. Турчинов сүзләренчә, бу карар әһәмияткә ия, чөнки Янукович җомга Рада кабул иткән канунны имзаламаган булган. 2004 елгы Конституция нигезендә Украинада парламент-президент идарәсе көчкә керә. Хөкүмәт һәм парламентка күбрәк вәкаләтләр бирелә.

Турчинов Югары Рада утырышында министрлар кабинетының барлык түрәләре һәм шул исәптән премьер-министр вазифаларын башкаручы Сергей Арбузов та Киевтан качты дип белдерде.

Януковичның Киев янындагы “Межигорье” резиденциясендәге сак хезмәте шимбә пресса өчен экскурсия оештырды һәм Януковичның бөтен әйберләре дә моннан җомга көнне чыгарылган дип белдерде. Янукович хосусыйлаштырып үз исеменә яздырган бу бинаны кире дәүләткә кайтару һәм анда балалар хастаханәсе ачу тәкъдим ителде.

Халык Януковичның "Межигорье" утырмасын карый
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:03 0:00

Шимбә полиция хезмәткәрләренең тулысынча халык ягына чыгуы хәбәр ителде. Украина эчке эшләр министрлыгының яңа җитәкчесе Арсен Аваков Украинаның “5нче каналы”на: “Эчке эшләр министрлыгы оешмалары протестчылар ягына, халык ягына чыкты”, дип белдерде.

Аваков шимбәдән әлеге министрлыкка җитәкчелек итә. Аңа кадәр ул Югары Радада “Батькивщина” фиркасеннән депутат иде. Киевтагы каршылыклар вакытында оппозиция җитәкчеләренең берсе булды.

Шимбә бөтен Украинада Киев үзәгендә бәрелешләрдә һәлак булганнарга матәм көне. Күңел ачу һәм спорт чаралары үткәрелмәде, дәүләт әләмнәре төшерелде.

Украина сәламәтлек саклау министрлыгы Киевта 18 февраль иртәсеннән бирле 82 кеше һәлак булды дип белдерде. Яраланган 589 кеше хастаханәләргә һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү урыннарына мөрәҗәгать иткән яки китерелгән. 379 кеше хастаханәгә салынган.

Шимбә көнне Майдан бәрелешләрдә һәлак булганнарны соңгы юлга озатты.

Украинада хәтер һәм уяулык көне

Битлек кигән демонстрацияче.
1/14 Битлек кигән демонстрацияче.
Киев үзәгендәге Бәйсезлек мәйданыннан халык таралмый. Шимбә көнне Майдан Янукович көчләре белән бәрелешләрдә һәлак булганнарны соңгы юлга озатты.
Бәйсезлек мәйданы
2/14 Бәйсезлек мәйданы
Киев үзәгендәге Бәйсезлек мәйданыннан халык таралмый. Шимбә көнне Майдан Янукович көчләре белән бәрелешләрдә һәлак булганнарны соңгы юлга озатты.
3/14

Бәрелешләр корбаннарының берсенең табуты Бәйсезлезлек мәйданы аша үткәрелә.
4/14 Бәрелешләр корбаннарының берсенең табуты Бәйсезлезлек мәйданы аша үткәрелә.
Киев үзәгендәге Бәйсезлек мәйданыннан халык таралмый. Шимбә көнне Майдан Янукович көчләре белән бәрелешләрдә һәлак булганнарны соңгы юлга озатты.
Соңгы юлга озату
5/14 Соңгы юлга озату
Киев үзәгендәге Бәйсезлек мәйданыннан халык таралмый. Шимбә көнне Майдан Янукович көчләре белән бәрелешләрдә һәлак булганнарны соңгы юлга озатты.
Хакимият көчләренең утлы коралыннан атылган пуля тишеге.
6/14 Хакимият көчләренең утлы коралыннан атылган пуля тишеге.
Киев үзәгендәге Бәйсезлек мәйданыннан халык таралмый. Шимбә көнне Майдан Янукович көчләре белән бәрелешләрдә һәлак булганнарны соңгы юлга озатты.
Майдан бәрелешләр корбанын соңгы юлга озата.
7/14 Майдан бәрелешләр корбанын соңгы юлга озата.
Киев үзәгендәге Бәйсезлек мәйданыннан халык таралмый. Шимбә көнне Майдан Янукович көчләре белән бәрелешләрдә һәлак булганнарны соңгы юлга озатты.
Майдан бәрелешләр корбанын соңгы юлга озата.
8/14 Майдан бәрелешләр корбанын соңгы юлга озата.
Киев үзәгендәге Бәйсезлек мәйданыннан халык таралмый. Шимбә көнне Майдан Янукович көчләре белән бәрелешләрдә һәлак булганнарны соңгы юлга озатты.
Бәйсезлек мәйданында яралыларны ташу җиһазы күп кан күргән.
9/14 Бәйсезлек мәйданында яралыларны ташу җиһазы күп кан күргән.
Киев үзәгендәге Бәйсезлек мәйданыннан халык таралмый. Шимбә көнне Майдан Янукович көчләре белән бәрелешләрдә һәлак булганнарны соңгы юлга озатты.
10/14

Майдан таралырга җыенмый.
11/14 Майдан таралырга җыенмый.
Киев үзәгендәге Бәйсезлек мәйданыннан халык таралмый. Шимбә көнне Майдан Янукович көчләре белән бәрелешләрдә һәлак булганнарны соңгы юлга озатты.
12/14

13/14

Баррикадаларны саклаучылар да үз урыннарында.
14/14 Баррикадаларны саклаучылар да үз урыннарында.
Киев үзәгендәге Бәйсезлек мәйданыннан халык таралмый. Шимбә көнне Майдан Янукович көчләре белән бәрелешләрдә һәлак булганнарны соңгы юлга озатты.
Previous slide
Next slide
This item is part of
XS
SM
MD
LG