Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ТИҮе Рәхимовка ачык хат күндерде


Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов
Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов

25 февраль Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышында элекке президент Мортаза Рәхимовка Lenta.Ru интернет сәхифәсендәге әңгәмәсе уңаеннан ачык хат күндерелде.

Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов 80 яшьлек юбилее уңаеннан Lenta.Ru сәхифәсенә әңгәмә биргән иде. Ул Башкортстанда чыгучы бәйсез Bonus гәзитендә 130 мең тираж белән басылып чыкты һәм җәмәгатьчелек арасында киң яңгыраш алды.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышында Мортаза Рәхимовка ачык хат күндерелде. Мортаза Рәхимов биргән әңгәмәсендә милли мәсьәләгә дә тукталып, Мәскәүнең Төньяк Кавказга карата үткәрелгән сәясәтен хуплавын белдергән иде. Татар-башкорт мәсьәләсенә дә тукталды: “Безнең тел, мәдәният, гореф-гадәтләр белән бик якын. 99,9 процент сүзләребез бер үк. Катнаш гаиләләр бик күп. Бүген республикада татарлаштыру башланды. Бу бик куркыныч. Илдә татарлар бездән өч тапкыр күп. Алар белән аермалар да бар. Җырларны алыйк, аларның - кыска, безнең җырлар - озын. Аларда илдән аерылу теләге дә бар. Казанны өченче башкала диләр. Шулай да безнең иң якын дус - урыслар. Башкорт урыс белән уртак телне һәрвакыт таба”, дигән иде.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге утырышы
Башкортстан татар иҗтимагый үзәге утырышы
Ачык хатта Мәскәүнең Төньяк Кавказга үткәрелгән сәясәте уңаеннан Рәхимовның ачык әйтмәве, аның Чечняны бомбага тоткан чордагы сәясәтнеме яки чечен халкының сайлауларда дәррәү 99,9 процент катнаша башлаган соңгы елларнымы күз уңында тотуы конкрет аталмавы әйтелгән. Татар һәм башкорт халкының сүзләрен 99,9 процентын уртак сүзләр дип атап та, тугандаш татар халкына караганда урыс белән уртак телне табып булуын әйтүенә гаҗәпләнү белдерелгән.

Ачык хатта Башкортстанда татарлаштыру сәясәте баруы уңаеннан да канәгатьсезлек белдерелгән, аның дөреслеккә туры килмәве белдерелгән:

“1922 елдагы декрет буенча Бәләбәй һәм Уфа өязләре язмышын Кече Башкортстанга кушып хәл иттеләр. Ләкин бу мәсьәләгә киләчәктә кабат кайту мөмкин булачагы әйтелгән иде. Ягъни татарлар күпләп яшәгән төбәкләрне башкортлар азчылыкны тәшкил иткән җирләргә куштылар. Филгә тычкан койрыгы тагу белән генә чынбарлык үзгәрмәгәч, филне син тычкан дип атый, аны шуңа ышандырырга тырыша башладылар. Ягъни татарлардан башкорт ясау башланды. Бу хакта соңгы җанисәп мәгълүматлары сөйли. Башкортстандагы иң котырып башкортлаштыру Сез җитәкчелек иткән елларга туры килә. Республика халкының өчтән берен тәшкил иткән халыкның тел статусын соравын “бук чәйнәмәгез” дигән җавабыгыз белән Сез үзегезнең кем икәнлегегезне ачык күрсәттегез. Бүгенге көндә президент алмашынса да, сәясәт искечә кала. Дөрес, Татарстан тапшыруларын кабель телевидениесе аша булса да карый алу мөмкинлеге туды. Башкортстан телевидениесендә башкорт телендәге тапшырулар атнага 100 сәгать, татарчасы 15-20 минут булса, ул шул килеш калды. Болар барысы да Сезнең сәясәтнең дәвам итүе турында сөйли”.

Ачык хатта Мортаза Рәхимовка татарларга каршы сәясәтенең дәвам итүе уңаеннан тыныч булырга, сәламәтлеген сакларга чакырылган. Татар халкына мөнәсәбәтен уратып-чуратып тормый, ачыктан-ачык белдерүе уңаеннан рәхмәт белдерелгән. Һәм озын гомер теләү белән тәмамланган.
XS
SM
MD
LG