Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оскар тантанасында Украина искә алынды


Оскар тантанасы. Һолливуд. 2 март 2014
Оскар тантанасы. Һолливуд. 2 март 2014

Лос-Анджелеста 86нчы Оскар премиясен тапшыру тантанасы үтте. Тантанада Украина да телгә алынды. Русиянең Беренче каналы Украинадагы хәлләр сәбәпле тамашаны күрсәтмәде.

Быел берничә шаккатыргыч һәм көчле фильмның дистәгә якын номинациядә тәкъдим ителүе күпмедер дәрәҗәдә интрига халәтен тотты, шулай да аерым мәгълүмат чаралары тантананы “күңелсез” дип бәяләде.

Күпчелек күзәтүчеләр көткәнчә, иң яхшы фильм номинациясендә җиңүне “12 еллык коллык” фильмы яулады. Кешенең никадәр җанвар була алганын тасвирлаган бу фильм сюжеты ирекле кара тәнле Соломонның кинәт колыкка сатылуын тасвирлый. Фильм чын вакыйгаларга нигезләнгән.



Лупита Ньонго
Лупита Ньонго
“12 еллык коллык” инде “Алтын глобус” һәм башка абруйлы премияләрне дә алды. Ул шулай ук адаптацияләнгән сценарий һәм икенче пландагы хатын-кыз роле өчен “Оскар”лар алды. Икенче пландагы хатын-кыз ролен башкарган Лупита Ньонго премияне алганда көчкә яшьләрен тыя алды. Кенияле актриса уенын тискәре бәяләгән тәнкыйтьче юктыр.

Иң күп “Оскар” алган фильм – “Гравитация” – ул җиде бүләккә лаек булды. Махсус эффектлар, тавыш, оператор эше, монтаж, тавыш монтажы, оригиналь музыка өчен бүләкләрдән тыш фильм зур дәрәҗәле сынны да алуга иреште – режиссер эше. Мексикалы Альфонсо Куарон өчен бу – беренче “Оскар”.

“Далласс сатып алучылары клубы” өч “Оскар” алып китте. Макияж бүләгеннән тыш ике актер – Мэтью Макконахи белән Джаред Лето бүләкләнде.

Джаред Лето бүләген алган әйткән сүзендә Украинаны да искә алды.

Джаред Лето
Джаред Лето
“Бу тамашаны караучы дөньяның барлык хыялыйларына, Украина, Венесуэла кебек илләрдә яшәүчеләргә шуны әйтәсем килә: сез хыялыгызны тормышка ашыру өчен көрәшкәндә без дә сезнең белән.”

Иң яхшы актриса булып "Жасмин" фильмы өчен Кейт Бланшетт танылды.

Шул ук вакытта "Американча афера" ун категориядә тәкъдим ителсә дә, бер бүләк тә ала алмады. Бер “Оскар”ы да булмаган Леонардо ди Каприо бу юлы да буш кул белән кайтып китте.

Тамашачыларда үпкә тудырган категория буларак, мөгаен, анимацион фильмнар булгандыр. Үзенең соңгы мультфильмын төшергән Хаяо Миядзаки да бүләк алмады. Иң яхшы анимацион фильм өчен “Оскар”ны Диснейның “Салкын йөрәге” казанды.

Чит илдәге иң яхшы фильм буларак Италиядән “Бөек матурлык” танылды. Иң матур җыр дип шулай ук “Салкын йөрәк”тән “Let it Go” җыры танылды.

Тантананы алып барган Элен Дедженерис
Тантананы алып барган Элен Дедженерис
Тантананы алып барган Элен Дедженерис дүрт тапкыр киемен алыштырган, тантана вакытында пиццага заказ биргән, Һоливуд йолдызлары белән фотога төшкән.

Шунысы кызык: ул бер төркем йолдыз белән ясаган селфи фотосы инде Твиттерда популярлык буенча бар рекордларны узган. Блоггерлар шаяртып, алып баручының Барак Обаманың селфи фотосын узып киткәнен язып чыкты.

Күпсанлы шаяртулар һәм казуслар белән үрелеп барган дүрт сәгатьлек тамаша җиңүчеләрне игълан итү генә түгел, ә искиткеч матур тантана да булды.
XS
SM
MD
LG