Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баянчы Рөстәм Вәлиев вафат


Рөстәм Вәлиев
Рөстәм Вәлиев

5 март кичендә Казанда билгеле гармунчы Рөстәм Вәлиев вафат булды. Виртуоз музыкантның үлеме турында хәбәр беренче булып интернетта таралды. Татарлар һәм аны белгән тамашачылар Вәлиевләр гаиләсенең кайгысын уртаклаша.

Рөстәм Вәлиев бу көннәрдә Казанда гаиләсе белән булган, иптәше 5 мартта сәфәрдән кайткан. Өйдәгеләр гармунчының хәленә артык игътибар бирми, чөнки начар булырлык сәбәп күренми. Тик алай да кан басымы уйнаган, йөрәге вакыт-вакыт авырткалаган. Кичкә таба Рөстәм Вәлиев ятып алырга була һәм шул килеш җан бирә. Табиблар чакырту да ярдәм итми. Алар Казанның Совет районы Глушко урамындагы фатирда хатыны, улы Ислам белән яшәгән. Кызлары - Мәскәүдә.

Татарстанның халык артисты, билгеле баянчы Рөстәм Вәлиев кешелекле, гадел, һәркемгә ачык, кабатланмас якты шәхес иде, ди аны белүче иҗатташ дуслары. Рөстәм Вәлиевкә әле 52 генә яшь иде. Ул 1961 елның 27 октябрендә туган. Вконтакте челтәрендә улы Ислам ярдәмендә үз битен дә булдырдган.

2011 елның ноябрендә танылган гармунчы 50 яшен билгеләде. Филармония концертлар залына гармунчыны тәбрикләргә аның дуслары, туганнары - йөзләрчә кеше җыелды. Юбилей уңаеннан Азатлыкка биргән әңгәмәдә ул заманында Илһам Шакиров белән концертлар куеп йөргәндә татар гармунының абруен күтәрүне үзенә максат итеп куйганы турында сөйләгән иде.

Танылган гармун остасы 50 яшен билгели
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:37 0:00
йөкләү

Рөстәм Вәлиев белән хушлашу 7 мартта Татар дәүләт филармония бинасында сәгать унда узачак.
XS
SM
MD
LG