сишәмбе, 23 сентябрь 2014, Казан вакыты 14:17

татарстан

Казанда Кырым митингына мәҗбүриләп чыгарганнар

5 мартта Казанның Меңъеллык мәйданында үткән Кырымга теләктәшлек митингына дәүләт оешмаларын мәҗбүриләп чыгаруның дәлилләре пәйда булды.

Кырымга теләктәшлек митингы. 5 март. Казан
Кырымга теләктәшлек митингы. 5 март. Казан
Рәсми мәгълүмат чаралары митингка 10 мең кешенең килүен хәбәр иткән иде. Анда Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башка рәсми затлар чыгыш ясады. Мөхәммәтшин Украинада көч кулланып дәүләт җитәкчеләре бәреп төшерелүгә борчу-ризасызлыгын белдерде һәм илнең яңа хакимиятен тәнкыйтьләде. Чарага күбесенчә дәүләт оешмалары вәкилләре, укытучылар, тәрбиячеләр һәм студентлар килгән иде.

Казанда тәрбиячеләр Кырымга теләктәшлек белдердеi
X
рөстәм исхакый
06.03.2014
5 мартта Казанның Меңъеллык мәйданында үткән Кырымга теләктәшлек митингында тәрбиячеләр күп иде. Калган дәүләт оешмалары хезмәткәрләре кебек үк, алар да куркып кына Русия өчен, Украинада сугыш булмасын өчен чыгуларын әйттеләр. Үзебез теләп килдек дип ышандырырга тырыштылар.

Интернетта пәйда булган хатта әлеге митингка торак-коммуналь хуҗалыклары хезмәткәрләрен мәҗбүриләп чыгару турында әйтелә. Аларга Русия һәм Татарстан байракларын алып чыгарга кушканнар.



 


Шулай ук кайбер студентларда да социаль челтәрләрдә митинг өчен дәрестән азат ителеп, мәйданга барырга мәҗбүриләү турында хәбәр иттеләр.

Кырымга теләктәшлек митингы. 5 март. Казан
Кырымга теләктәшлек митингы. 5 март. Казан



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: укытучы кайдан: казан
13.03.2014 22:21
Мэктэплэрдэн 4 эр кеше жибэрелде

кем: Фәрт
10.03.2014 12:54
Бу идиотлык,ялагайлык куштанлык,кол психологиясе Рәсәйдә бетмәс ахрысы.Ә бит аерым алганда хәйран гына акыллы кебек күренәләр бу түрәләр.

кем: Farid кайдан: Екатеринбургтан
10.03.2014 11:47
Минемчә бу митингларга бар шәһәрләрдә дә мәҗбүри җыйдылар.Минем участоктан да профсоюз ике кешене эш вакытында сорап алды.Халык мондый чараларга үзе теләп бармый.Бу митинглардагы халыкның талаплары миңа Совет чорлары вакытларын хәтерләтә.

кем: Салават кайдан: (495)
10.03.2014 11:34
Путинын даврэ бэттэ, индэ анын вакыты соналган, кырымны кулдан чыгазган вакытда онын вакты чыга. Анан сон бутен русияда узенен майданлары ирада итэ. Шул вакыта татарларга янышу булмый, Мухаметшин, Минихановлар акча ва урынга татарны сатар. Бэлки оларнын да заманы бэтте? Мин минихановны англаялмым, ул уз улын якын орада югалты, алля шулда аргумент анга азмэ?

кем: Әнвәр кайдан: Киев
10.03.2014 10:47
Путин, Песков, Чуркин, Лавров, Шойгу Россия халкыннан зомби ясый. Хщзер Кырым Россия гаскәре белән шыгрым тулган. Кайбер чик заставалары, хәрби аэродромнар инде урыс гаскәре кулында. Херсон өлкәсендә Кырымга кермәсеннәр дип хәрби блокпостлар куелган. Элит гаскәрләр китерелгән, Мәсәлән, Ульяновсктан ВДВ. Аларның саны инде 30 меңнән артып җитте. Алар Кырымга Керчь богазы аша паромга утырып керәләр

кем: Чаллыныкы кайдан: 90нчы елларда
10.03.2014 08:46
ТОЦ та, ОПГ шестеркаларына шушындый курсэтмэлэр бирэ иде. Кушылганча кеше алып чыкмаучылар белэн жестоко расправлялись. Кайда да, хаман да шул икэн. Кешелэрдэге чын настроениены белу очен, 60-70 сайттан карау кирэк. Шунда гына, более-минее дореслек турында чамалап була. Эл дэ интернет бар инде.

кем: Альберт кайдан: Казан
10.03.2014 01:16
үзләре в поддержку Украины дип яздылар ич, ә хакыйкатьтә Украинаның җирен талап алуны хуплап чыкканнар ) хайваннар

кем: Рифкат кайдан: Чаллыдан
09.03.2014 21:42
Кырым татарлары урыс илбасарлары штыгы астында уткэрелэ торган, референдум диеп аталган уенда катнашмаячаклар. Татарстан житэчелэренен Казан белэн Кырым арасында йорулэрен, хэзер инде колонизатор мэнгафэтлэрен яклап митинг уткэруне бу мескен урыс колларынын бу жирэнгеч сэясэте беренчедэн казан татарларын кырым татарларына каршы кую булса икенчедэн татар халкыннан колу дип саныйм.