Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар оешмалары Мостафа Җәмилевне Нобель бүләгенә тәкъдим итә


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Татар оешмалары кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевне Нобель Тынычлык бүләгенә тәкъдим итәргә дигән мөрәҗәгать белән чыкты.

"Татар оешмалары Украина хөкүмәтенә, халыкара мәхкәмә әгъзаларына, профессорларга, ректорларга, Тынычлык бүләгенә ияләргә һәм элек Нобель бүләге бирү комитетында эшләгәннәргә Мостафа Җәмилевне Нобель Тынычлык бүләгенә намзәт итеп күрсәтергә чакырып мөрәҗәгать итә.

Без үз ягыбыздан, Нобель комитетына бу легендар шәхескә һәм кырымтатар халкы лидерына игътибар итүне үтенеп сорыйбыз. Берсүзсез, Җәмилев бу югары бүләккә иң лаекларның берсе. Ярты гасырдан артык ул кеше хокуклары, гомум кешелек кыйммәтләре өчен бирешмәс, демократик үсеш юлын гына танучы көрәшче булды.

Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә кырымтатарлар Украина җәмгыятенең аерылгысыз бер өлешенә һәм сәяси милләткә әйләнде. Кырымтатарлар Кырымның җирле халкы буларак, хәзерге Украинаның дәүләти-сәяси төзелешендә актив катнаша", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә һәм аңа украиннар, казан, кырымтатарлар да теләктәшлек күрсәтер диелә.

Мөрәҗәгатьне 21 милләтпәрвәр һәм оешма җитәкчесе имзалаган. Алар арасында Татарстанның "Аксакаллар шурасы" рәисе Раиф Галиев, Татар халкының милли мәҗлесе рәисәсе Фәүзия Бәйрәмова, Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов, "Мөслимә" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина, "Азатлык" татар яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин да бар.

Татар милли оешмалары җитәкчеләре, милләтпәрвәрләр арасында Азатлыкка Мостафа Җәмилевнең эшчәнлеген югары бәяләп, аны бөтен татар халкының лидеры булырдай шәхес дип белдерүчеләр дә булган иде.

"Безнең гәҗит" нәшире Илфат Фәйзрахманов, Җәмилев кырымтатарларның гына түгел, ә Русиядәге бөтен татарларның да милли мәнфәгатьләрен кайгыртуны үз өстенә алса, ул аны җиренә җиткереп башкарып чыгар иде, диде.

Бәйрәмова фикеренчә, Җәмилев кырымтатарларның, бөтен Кырымның һәм Украинаның дөнья күләмендә бәйсезлек өчен көрәшә торган лидерына әйләнеп бара.

Нәбиуллин Мостафа Җәмилевне бөтен татар халкының лидеры булырдай дөньякүләм абруйга ия шәхес дип атый.
XS
SM
MD
LG