Accessibility links

Кол Шәриф фотосы Инстаграмда ярты миллион лайк җыйган


Казан кирмәне җитәкчелеге хыяллана гына алган әйберне гади иллюстратор инлиз телле аккаунт ярдәмендә үзе дә көтмәстән эшләп куйган.

Популяр социаль челтәр Инстаграмның рәсми аккаунтына язылучылар бу көннәрдә көтелмәгән рәсем күрделәр. 56 миллион язылучысы булган инглиз телле аккаунт Кол Шәриф мәчетенең фотографиясен куйган. Берничә көн эчендә Татарстанның баш мәчете фотосы 500 меңнән артык лайк җыйган. Фото астына шулай ук мәчетнең матурлыгы белән соклану белдергән 9 меңләп комментар да калдырылган.

"Зәңгәр һәм ак асылташ кебек ялтырап торган Кол Шәриф Русиядәге Казан шәһәренең мөселман йөрәге булып тора", дип язылган фото астына. "1552 елда Явыз Иван явыннан соң җимерелгән. Бүгенге көндә яңадан торгызылган мәчет шәһәрнең мөселман үткәненең мөһим символы булып тора", диелә анда.

Үз фотосының шундый күп язылучылы аккаунтка эләгүе Ванеева өчен шактый көтелмәгән вакыйга булган: "Инстаграмда минем фотога 500 мең (ярты миллион) лайк! Мин шаккатам! Бер көндә 7500 комментар һәм минем аккаунтка 400 яңа язылучы! Барыгызга һәм Инстаграмга рәхмәт!”, дип яза иллюстратор.

Инстаграмның Кол Шәриф фотосын чыгаруы Татарстан туризмына чыннан да файдалы эш, чөнки аны дистәләгән миллион кулланучы күрә. Фото астында комментар калдыручылар да сурәтне күргәч Казанга килү теләге барлыкка килгәнен язалар.

XS
SM
MD
LG