Accessibility links

Германия такымы Дөнья футбол беренчелегендә җиңү яулады


Бердәнбер тупны Марио Гетце кертте
Бердәнбер тупны Марио Гетце кертте

Дөнья футбол беренчелегенең финал уенында Германия Аргентина такымын бик киеренке уенда 1-0 хисабы белән җиңде. Көньяк Америкада Европа такымы беренче мәртәбә чемпион булды.

Бразилиядә барган дөнья футбол беренчелегенең финал уенында алманнар Аргентина такымын 1-0 хисабы белән җиңде. Бердәнбер тупны капкага 113 минутта Мирослав Клозега алмашка чыккан Марио Гетце кертте.

Әйтергә кирәк, төп уенда бер генә такым да капкага тупны кертә алмады, алманнар бары төп уеннан соң гына (овертаймда) җиңә алды. Футболчыларга 15 минутлык ике тайм бирелгән иде.

Шулай итеп Гермаия такымы тарихта дүртенче тапкыр җиңүче булды. Моңа кадәр алманнар 1954 елда Швейцариядә, 1974 елда Алманиядә һәм 1990 елда Италиядә җиңгән иде. Соңгы ике чемпионатта Германия такымы бары бронза гына яулады.

Уенны Русия президенты Владимир Путин (с), FIFA президенты Сепп Блаттер һәм Германия канцлеры Ангела Меркель карады
Уенны Русия президенты Владимир Путин (с), FIFA президенты Сепп Блаттер һәм Германия канцлеры Ангела Меркель карады

Германия һәм Аргентина такымнары җыелмасы барлыгы алты тапкыр уйнады: Германия дүрт тапкыр җиңсә, Аргентина бер тапкыр җиңү яулаган иде. Бер уен исә тигез хисапка тәмамланды.

8 июльдә ярымфиналда Германия Бразилия такымын 7-1 хисабы белән җиңгән иде. Ул вакытта ярты сәгать дигәндә алманнар бразилларга биш туп кертеп өлгерде.

Бронзага бразилларны 3-0 хисабы белән җиңгән һолландлар лаек булды.

Моңарчы Дөнья футбол беренчелекләрендә Америка кыйтгаларында европаларның беренче булганы юк иде әле.

XS
SM
MD
LG