Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецки янында Малайзия очкычы төшеп җимерелде


Кырда төшкән очкыч кисәкләре
Кырда төшкән очкыч кисәкләре

[ЯҢАРТЫЛГАН] Донецки янында "Малайзия һава юлларының" Амстердамнан Куала Лумпурга юл тоткан Boeing 777 очкычы бәреп төшерелгән, дип хәбәр ителә.

Донецкидан 80 чакрымда "Малайзия һава юлларының" Амстердамнан Куала Лумпурга юл тоткан Boeing 777 очкычы төшеп җимерелгән. Бу турыда хәбәр итүче Интерфакс агентлыгы Һава юллары идарәсендәге чыганакларга таянып очкычның бәреп төшерелгәнлеген белдерә.

"Очкыч Донецки янында бәрелешләр барган Снежное авылы янында, Русия чигенә якын төште", дип хәбәр ителә.

Очкычта 280 юлчы һәм 15 кешелек экипаж булган, дип хәбәр ителә. Русия чиген очкыч Мәскәү вакыты белән 17.25тә үтәргә тиеш иде.

Европада очышларны контроль итү идарәсе Украина өстеннән очышларны тыйды. Малайзия очкычы һәлакәте вакытында Украина өстендә тагын дүрт пассажир очкычы булган.

Украина тышкы эшләр министры киңәшчесе Антон Геращенко "5 канал" телевидениесенә, очкыч Русиядә җитештерелгән "Бук" ракета җиһазыннан атылган, дип белдерде. Украина рәсмие сепаратистлар Малайзия очкычын Украина очкычы белән бутаган булырга мөмкин, диде. Шулай ук 15 чакрымга кадәр ата алган бу ракетаны Русия хәрбиләренең дә аткан булуы мөмкин, диде Украина рәсмие.

"Донецки халык республикасы" хакимиятләре үзләрендә "Бук" ракета аткычларының булмавын белдерде һәм аның Украина хәрби очкычыннан атылу ихтималын әйтте.

YouTube-ка чыгарылган видеода Русия яклы сепаратистлар тарафдарларының очкыч төшкәнне күреп сөенешүе ишетелә.

Икенче бер видеода исә очкыч төтене күтәрелүне күргәннәр "атып тидергәннәрдер", дип фаразлый.

Очкычның Малайзиянеке булуы ачыкланганга кадәр сепаратистлар җитәкчесе Игорь Стрелков ВКонтакте социаль челтәрендә Украинаның ике очкычын бәреп төшерүләре турында мактанып "Безнең җир өстеннән очмагыз дип әйткән идек бит", дип язды. Стрелков үз сугышчыларының очкычны бәреп төшергәнлеген видеоязма белән дә раслый.

Игорь Стрелковның ВКонтактедагы хәбәре
Игорь Стрелковның ВКонтактедагы хәбәре

Очкыч җилкәдән еррака очырыла торган заманча ракета белән бәреп төшерелгән булырга мөмкин дип фаразлана. Русиядә ясалган "Бук" шәкелендәге бу заманча ракетларны зур тәҗрибәсе булмаган кеше дә тиз генә әзерләп пассажир очкычларын бәреп төшерә ала. Элегрәк хәрби мәсьәләләр белгечләре бу коралның юлчылык очкычларына каршы кулланылу мөмкинлеге турында кисәткән иде. Associated Press журналистлары 17 июль иртәсендә бу коралны Снежное шәһәре янында күргәнлекләрен белдерде.

Шулай да, хәрби мәсьәләләр аналитигы Чарльз Һейман очкыч Украинаның һава һөҗүменнән саклану үзәге тарафыннан ялгыш атып төшерелгән булырга да мөмкин, ди. Sky News телевидениесенә Һейман: "Украиннар аны дошман очкычы дип уйлап бәреп төшергән булырга мөмкин", диде. Әмма сепаратистларның әлегә Украина хәрбиләренә каршы очкычлар кулланганы юк иде.

Һәлакәт урынында кара тартмалар табылган, алар тикшерүгә Мәскәүгә китәчәк. Очкычта булган 295 кеше арасында исән калганнары юк. Очкыч төшкән урында табиблар һәм тикшерүчеләр эшли. Очкыч калдыклары 15 чакрымга таралган, дип хәбәр ителә.

Украина президенты Петр Порошенко авиаһәләкaтне террор акты дип атады. Аның сүзләренчә, украин хәрбиләре күктә ут ачмаган һәм моны тикшерү өчен дәүләт комиссиясен төзергә һәм анда халыкара экспертлар белән Малайзия, Нидерланд вәкилләрен дә җәлеп итәргә чакырды. Бу хакта президентның матбугат үзәге хәбәр итә.

Малайзия премьер-министры Нәҗип Разак очкыч фаҗигасендә 300ләп кешенең һәлак булуына тетрәнүен әйтте. Ул кичекмәстән тикшерү башларга чакырды. Очкычта 80ләп бала булганы мәгълүм.

XS
SM
MD
LG