Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Бекиров: "Русия Кырымда Украина хаталарын кабатлый"


Надир Бекиров Кырымдагы Идел буе татарлары берләшмәсе утырышында чыгыш ясый. Акмәчет, 2012
Надир Бекиров Кырымдагы Идел буе татарлары берләшмәсе утырышында чыгыш ясый. Акмәчет, 2012

Кырымдагы асаба халыклар мәсьәләләрен өйрәнү, ярдәмләшү фонды президенты Надир Бекиров Азатлыкка кырымтатарларны борчыган мәсьәләләр хакында сөйли.

9 август дөньяда халыкара асаба халыклар көне итеп 1994 елда БМО генераль ассамблеясы карары белән игълан ителде. 1994-2004 еллар асаба халыкларның ун еллыгы итеп игълан ителгән иде. 1995 елдан башлап БМОның Нью-Йорктагы баш фатирында ел саен 9 августта тантаналы чара уза, генераль сәркәтип белдерү ясый. Бу уңайдан Азатлык радиосы Кырымдагы асаба халыклар мәсьәләләрен өйрәнү, ярдәмләшү фонды президенты Надир Бекиров белән кырымтатарларның мәсьәләләре хакында сөйләште.

– Надир әфәнде, март аенда булган вакыйгалардан соң Кырым Русия кулына күчте, ләкин кырымтатарларның күбесе диярлек Украина яклы булып кала. Сезнең фикерегезчә, бу нәрсә белән бәйле һәм күпме болай дәвам итә ала?

– Кырымтатарлар Украина яклы дию бераз арттыру булыр иде. Кайбер социаль челтәрләрдә, фейсбукта актив кешеләр, бигрәк тә Украина югары уку йортларында белем алган, Украина белән мәдәни, эшмәкәр җепләре белән бәйле булганнар чыннан да Украинаны яклыйлар, ләкин күбрәк сүздә, шул социаль челтәрләрдә.

Минем фикеремчә, зур өлеш, бәлки кырымтатарларның күпчелеге үз-үзенә ориентлаша һәм бу дөрес тә. Украина 20 йә 10 ел элек эшлисе эшләрне Кырымны югалта башлагач, дөресрәге, югалткач кына эшли башлады. Бу мәсьәләдә Украинаның сәясәте бигрәк тә эзлексез.

Кырымтатарларны асаба халык итеп таныганнан соң, украин парламенты “Кырымтатар халкының статусы” исемле канунны кабул итмәде һәм “Милләткә карап сөргенгә дучар ителгәннәрнең хакларын торгызу” исемле бер нәрсәгә ошамаган канун кабул итте.

Дөресен сөйләсәк, украин матбугат чараларында, сәясәтчеләр чыгышларында кырымтатар мәсьәләсе информацион сугышның бер пропаганда өлеше кебек яңгырый. Аларны чынлап та уйлаган юк. Практик яктан да без әләгә хәтле бер нәрсә күрмибез. Шуның өчен кырымтатарларның позициясе мондый вазгыятьтә – прагматик позиция.

– Алай булса сез украин хакимиятләренең 23 елда кырымтатар мәсьәләсенә, кырымтатарларга мөнәсәбәтен ничек бәяләр идегез?

– Минемчә, берничә соңгы карарлардан тыш, алар да ярты-йорты, эзлексез карарлар, бу массакүләм, систематик дискриминация, кырымтатар халкының барлыгы фактын танымаудан башлап, эшкә урнашу, кырымтатар телен куллану кебек хосусый мәсьәләләргә кадәр.

– Хәзерге вакытта Украина һәм Русия кырымтатарларны үз ягына җәлеп итәргә, кырымтатарларга якты йөз белән карарга тырыша. Кырымтатарлар нишләргә тиеш?

– Чынлап та шулай. Бу “сез безнең якта булыгыз” кебек чакырулар, “президент мондый указ чыгарды, газеталар шуны бастырдылар” кебек төрле идеологик агиткалардан күренә. Мин бер яктан да кырымтатарларның мәсьәләләрен хәл итүче, җитди адымнар күрмим. Минем өчен бу информацион сугыш кысаларында алып барылган агитациядән башка бер нәрсә түгел.

– Украина президенты Кырым Украинага кайтачак дигән белдерү ясый. Сезнең фикерегезчә, нинди шартларда бу гәмәлгә аша ала һәм кырымтатарлар монда ниндидер роль уйный аламы?

– Мин гомумән кырымтатарларга Кырымны кайтару, йә кайтармау факторына кебек карамыйм. Кайбер илләр, халыклар арасында булган дәгъваларда кырымтатарлар ниндидер чара, механизм дигән караштан ваз кичәргә тиеш. Моңа вакыт җитте инде. Кырымтатарлар үзләренең хакларына, статусына ия. Бу хаклар алар ниндидер илне яклыйлармы, юкмы – моңа һич тә бәйле түгел. Кырымтатарлар бу җирнең асаба халкы, бу җирләрдә кем генә идарә итмәсен, бу халык һәм аның хаклары белән хисаплашырга тиеш.

– Кырымтатарлар инде Русиядә, алар нәрсәгә өмет итә ала?

– Моны әйтү авыр. Минемчә, Русиянең милли сәясәте камиллектән ерак һәм тик кырымтатарларга карата түгел, ә тулаем нигездә. Йөзләгән милләт яшәгән зур Русиядә кырымтатар мәсьәләсе, ничектер аерым хәл ителәчәк дип өметләнергә кирәк түгел. Русия-Украина-Кырым мөнәсәбәтләренә карамыйча, Русиядә милли сәясәт өлкәсендә реформалар үткәреп анда яшәүче халыкларның хакларын киңәйтү һәм тәэмин итү Русиянең мәнфәгатьләренә туры килер иде.

– Ничек уйлыйсыз, Украина һәм Руссия Кырымга аларны кызыксындырган бер җир дип, ә кырымтатарларына бу җирнең асаба, хаклары булган халкына кебек түгел, ә аларга комачаулаган бер халык кебек карамыйлармы?

– Әйе, бу илләрнең икесе дә кырымтатарларга комачаулаучыларга кебек карыйлар, чөнки кырымтатарлар хаклары булган бу җирнең асаба халкы.

– Кырымдагы вазгыять кайсы якка тәррәккый итәчәк дип фаразлый аласыз?

– Мин фаразларга яратмыйм, бигрәк тә, җитәрлек мәгълүмат булмаса. Тик шуны әйтә алам – Кырымда кырымтатарларга басымны арттыру, аларны бер почмакка терәү сәясәте, белмим күпме вакыт, ләкин өстен итәчәк. Русия еллар буе Украина кылганнарны кабатлый. Булган мәсьәләләрне хәл итү урынына Украина эшләгәнен эшли.

XS
SM
MD
LG