Accessibility links

Мәскәүнең яшерен сугышы: Үлгән, ялланган, язмышлары билгесез татар-башкортлар


Эдуард Гыйләҗев (уртада) Луһански өлкәсендә Украина армиясенә каршы сугышта күренгән.
Эдуард Гыйләҗев (уртада) Луһански өлкәсендә Украина армиясенә каршы сугышта күренгән.

Украинадагы сугышта һәлак булган, әсирлеккә төшкән, сепаратистлар ягында ялланып сугышкан һәм язмышлары билгесез русияләр арасында татар-башкортлар да бар.

Интернетта gruz200.net сайты Украинадагы сугышта һәлак булган, әсирлеккә төшкән, язмышлары билгесез һәм ялланып сепаратистлар ягында сугышкан русияләр исемлеген туплый. Исемлектә татар-башкорт фамилияле ир-егетләр дә бар.

Һәлак булганнар

Рөстәм Гусамов.13 августта Луһански янында һәлак була.

Якыннары сөйләвенчә, аның белән бергә тагын 26 кеше һәлак булган, дип белдерелә gruz200.net сайтында. Гусамов 1991 елда Новосибирскида туган. 2009-2010 елларда Төньяк диңгез флотында, Мурмански өлкәсенең Зоазерски шәһәрендәге 15010нче хәрби бүлектә диңгез пехотасында хезмәт итә. Аннан кайткач Чечнядагы Ханкала шәһәренә урнашкан 27777нче хәрби бүлеккә контракт нигезендә эшкә килә.

Михаил Насыйров. 9 июль көнне Луһански шәһәрендә һәлак булган һәм 15 июльдә Чаллыда җирләнгән.

Насыйровка 28 яшь булган, тумышы белән Украинадан. Ул кечкенә чакта бөтен гаиләләре белән Чаллыга күчкәннәр. “ВКонтакте”дагы фотолары арасында аның ниндидер төзелеш эшләрендә катнашканын тасвирлаганары да бар. Чаллы телевидениесе хәбәр итүенчә, май аенда үз теләге белән сугышка китәр алдыннан Казанда журналист булып эшләгән.

Марсель Араптанов. Башкортстан хәрби комиссариаты белдерүенчә, Куергазы районы Таймас авылында туган Араптанов мәргән (снайпер) булган.

Чечнянең Шали шәһәренә урнашкан 65384нче хәрби бүлектә хезмәт иткән. Махсус күрсәтмә үтәгәндә шартлау нәтиҗәсендә башы һәм гәүдәсенең башка җирләре яраланып 12 августта һәлак булган. Араптановны 22 августта туган авылында җирлиләр.

Илнур Килчинбаев. Украина армиясенә һөҗүм иткәндә һәлак булган.

Килчинбаев Кырымны басып алуда катнашкан. Өлкән укчы, контракт нигезендә хезмәт иткән, дип яза gruz200.net сайты. Башкортстан хәрби комиссариаты белдерүенчә, Күгәрчен районы Әлмәс авылында туып үскән Килчинбаевның 25 августта һәлак булуы турында хәбәр алганнар. Аңа 28 яшь булган. 73612нче хәрби бүлектә сапер-десант һөҗүм батальонында хезмәт иткән. Бу хәрби бүлек Сембер шәһәрендә урнашкан.

Эдуард Ибраһимов. 1991 елда туган, шәһәре Сембер дип белдерелә.

Ибраһимов шушы араларда Луһански өлкәсендәге Георгиевка авылы янындагы сугышта атып үтерелгән булырга тиеш дип белдерә gruz200.net сайты.

Илдар Мәкъсүтов. 1993 елның 21 октябрендә туган. Әстерхан шәһәреннән диелә.

Мәкъсүтов Рязань шәһәрендәге 41450нче хәрби бүлектә, парашют-десант полкында хезмәт иткән. Кайда һәлак булганы күрсәтелми. Әнисе Надия "Вконтакте"да: "Үземнең улымны күрергә һәм ишетергә иде, әмма ул упкын төбенә беркемне дә кертмиләр", дип язган булган. Бу хакта скриншот саклана. Илдар үзенең "Вконтакте"дагы битенә "Украинага киттек" дип язган булган. Әлеге язу әле дә тора. "Интересная Астрахань" дигән төркемдә "Безнең якташ десантчы Украинада һәлак булган дигән хәбәрләр, сүзләр йөри. Туфрагы җиңел булсын" дигән юллар бар.

Руслан Гәрәфиев. Түбән Новгород шәһәреннән. Украина гаскәрләренә һөҗүм иткәндә һәлак булган диелә.

"Вконтакте"дагы битенә 1994 елда 22 августта туганлыгы язылган. Соңгы тапкыр сайтка 15 августта кергән. "Мачу хохлов в Растове" дигән язу калдырган.

Кулга алынганнар

Руслан Әхмәтов. Кайчан кулга алынуы хәбәр ителми. Тумышы белән Самардан.

Әхмәтов хәрби һава көчләренең Сембердәге 73612нче хәрби бүлегендә десант-һөҗүм бригадасында хезмәт иткән диелә. Әсир итеп алынгач төшерелгән видеода ул: “Күнегүләргә дип алып киттеләр, кайда барганыбызны белмәдек, төнлә генә Украинага килгәнебезне аңладык. Аннары “алга” дип кенә әйттеләр. Корал бирделәр һәм Ростов янында Украинага кертеп җибәрделәр”, ди. Тикшерелмәгән хәбәрләргә күрә чолганыштан чыкканда һәлак булган дип яза gruz200.net сайты.

Арсений Илмитов. 1982 елда Самарда туган. Донецки өлкәсенең Иловайски шәһәрендә әсирлеккә төшкән.

Илмитов хәрби һава көчләренең Сембердәге 73612нче хәрби бүлегендә десант-һөҗүм бригадасында хезмәт иткән. Контракт нигезендә өлкән сержант булган. "Украинага килү турында сүз дә булмады, күнегүләргә килгәч кенә Украинага килгәнне аңладык", ди Илмитов видеода.

Сугышта катнашалар

Радион Юмагулов. Украинада сепаратистлар арасында күренгән. Русиядән ялланган.

Юмагулов Уфадан, 11 августта туган дип белдерелә. Юмагуловның "Вконтакте"дагы скриншоты да куелган. Соңгы тапкыр сайтка 9 сентябрьдә 20 сәгать 50 минутта кергән. Үз битенә элгән фотолар арасында бер бинадагы "ОАО УМПО" дигән язуны төшергән һәм "Монда да ОАО УМПО" бар дип язган.

Фәнис Хәсәншин. Украинада күренгән дип яза gruz200.net. Кырымны аннексияләүдә катнашкан, Украина "Беркуты" киемендә күргәннәр.

"ВКонтакте"да Фәнис Хәсәншинның берничә фото альбомы бар. Соңгы фотоларында ул хәрби киемдә. Фәнис анда үзенең кайда йөрүен дә, кайларда фотога төшүен дә тәгаенләмәгән. "ВДВ – это сила" дигән альбомындагы бер фотога Илнур Гыйззәтуллин: "Балык тотарга киттеңме?" дип язгач, Фәнис: "Юк, Украинага, Кара диңгез" дигән язу калдырган. Хәсәншиннең Сарман якларыннан булуы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укуы, аннан соң хәрби хезмәттә булуы турында Азатлык язган иде.

Эдуард Гыйләҗев. Луһански өлкәсендә Украина армиясенә каршы сугышта күренгән.

Гыйләҗев Русиядән ялланган. 1984 елның 27 мартында туган. Рязань шәһәреннән диелә. gruz200.net сайтында Гыйләҗевнең "Вконтакте"дагы скриншоты да куелган. Анда "Доброволец.орг|Оборона Новороссии" дигән төркем хәбәрләрен куеп бара.

Тимур (Темур) Исаков. Сембер шәһәреннән, Украинаның Донецки өлкәсе Краснополье авылы тирәсендә күренгән.

gruz200.net сайтында Исаковның "Вконтакте"дагы битенең сылтамасы һәм скриншоты да куелган. Азатлык Исаковның Вконтакте-дагы битенә кереп карады, әмма ул бетерелгән булып чыкты. Скриншотта Тимурның Ринат Исаков исемле ир туганы булу турында язуы гына күренә. "Вконтакте"га Донецки өлкәсенең Червоносильское авылына кергәндә бер төркем хәрби киемдәгеләр белән төшкән рәсеме дә куелган булган.

XS
SM
MD
LG