Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанга Украинадан тагын бер табут кайтты


Эдуард Ибраһимов
Эдуард Ибраһимов

Украинада барган мәгънәсез сугышта башын салган тагын бер Башкортстан егете – Эдуард Ибраһимов – туган ягына кайтарылып җирләнде.

Украинадагы сугышта чираттагы корбан – Эдуард Ибраһимов. Ул Зилаер районында туып-үскән. 29 август ядрә шартлаудан яраланып үлгән. 12 сентябрь туган ягында җирләнгән.

Бу хакта рәсми хәбәрләр булмады. Мәрхүмне күмгәннән соң берничә көн үткәч Башкортстанда хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен яклау идарәсе рәисе Владимир Симарчук хәбәр итте. Аның сүзләренчә, табутны поезд белән алып кайтканнар. Каршы алуда мәрхүмнең туганы, дусты һәм хәрби комиссариат вәкиле булган.

Табутны озата килүче Ульян шәһәрендәге 31нче санлы десант-һөҗүм бригадасы вәкиле аларның хәрби бүлегеннән Луһанскида тагы 11 кеше үлүен хәбәр иткән. Аларның ни рәвешле Украинага барып чыгуын белмәвен дә әйткән. Ул табутны Украина чигендә каршы алган. Баймак һәм Зилаер районнары хәрби комиссариаты башлыгы урынбасары Владимир Кукушкин үлем турындагы кәгазьгә хәрби бүлек вакытлыча башка җирдә булган чакта үлүе язылуын, төгәл урыны күрсәтелмәвен ирештергән.

Эдуард Ибраһимов 2011 елдан килешү нигезендә хезмәт итәргә калган булган. Элегрәк хәбәр итүебезчә, Куергазы районы Таймас авылында туган Марсель Араптанов һәм Күгәрчен районы Әлмәс авылында туып үскән Илнур Килчинбаев август аенда туган якларына алып кайтып җирләнгән иде.

* * * *

Украинадагы сугышта һәлак булган, әсирлеккә төшкән, сепаратистлар ягында ялланып сугышкан һәм язмышлары билгесез русиялеләр арасында татар-башкортлар турында Азатлык элегрәк язган иде.

XS
SM
MD
LG