Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО: Русия хәрби көчләре Украина көнчыгышына үтеп керде


Сепаратистлар контролендәге Донецки төбәгендә танклар кәрваны
Сепаратистлар контролендәге Донецки төбәгендә танклар кәрваны

НАТО Русия хәрби көчләре Украина көнчыгышына керде дип белдерә. Русия моны кире кага.

Софиядә чыгыш ясап, НАТОның Европадагы көчләре башлыгы генерал Филип Бридлав соңгы көннәрдә Украинага Русия хәрбиләре һәм авыр техниканың, беренче чиратта, “Русия танклары, артиллерия һәм һава Һөҗүменә каршы техниканың” үтеп керүен әйтте.

“Аларның күпме булуы турында төгәл мәгълүмат юк. Озын кәрваннарны без күрдек”, - диде ул.

Бридлав: “Хәрби көчләр, акчалар, корал анда һәм монда ага”, - дип Украина-Русия чигендәге хәлләргә борчылуын белдерде.

Бридлав әлеге белдерүләрне 11 ноябрьдә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек мониторинг миссиясенең Донецкида тамгасыз йөк машиналары, аларга тагылган гаубицалар, артиллерия кораллары кәрваны ачыклануы турындагы мәгълүматыннан соң ясады.

Мәскәү бу белдерүләрне кире какты. Русия саклану министрлыгыннан матбугат идарәсе җитәкчесе Игорь Конашенков: “Мондый белдерүләрнең бернинди нигезе юк”, - диде.

12 ноябрьдә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Украинадагы мониторинг махсус миссиясе вәкиле 8 ноябрьдән башлап, Украина көнчыгышына тамгасыз барлыгы 126 хәрби техника кергәнен әйтә.

5 сентябрьдә Украина көнчыгышында утны туктату турындагы килешүгә карамастан, сугыш дәвам итә һәм апрельдән бирле барлыгы дүрт мең кеше һәлак булган. Күзәтүчеләр хәл тагын да кискенләшергә мөмкин дип борчыла. Алар Киев һәм НАТОның Донецки һәм Луганскиның күп өлешен контрольдә тотучы сепаратистларга нәкъ Русиянең ярдәм итүе хакында турыдан-туры дәлилләре барлыгын әйтә.

Киевта Украина саклану министры Степан Полторак Русия тарафлы сепаратистларының мөмкин һөҗүменә карата хөкүмәт армиясенең әзерлеген әйтте.

“Сугышчыларның гамәлләренә карата җавап бирү өчен без үзебезнең хәрби көчләрне урыннарга күчердек. Безнең төп бурычыбыз -Донбасстагы хәрби чараларны алып баруга әзер булу”, - диде ул хөкүмәт утырышында.

Шулай ук хәрби вәкил сепаратистларның үз көчләрен арттыруын әйтте. Украина армиясе тарафыннан контрольдә тотылган Мариуполь хәзер ике тараф өчен дә мөһим шәһәр булып кала.

12 ноябрьдә Донецкида да көчле атышлар булуы турында хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG