Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каюм Насыйри


Каюм Насыйри (1825-1902)
Каюм Насыйри (1825-1902)

Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (Каюм Насыйри, 1825-1902) – күренекле галим, язучы һәм татар халкының мәгърифәтчесе.

Каюм Насыйри 1825 елның искечә 14 февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасы, Яшел Үзән районы), Олы Шырдан авылында туа. Каюм Насыйриның бабалары һәм атасы үз заманының шактый укымышлы, танылган кешеләре булалар. Каюм Насыйриның истәлекләренә караганда, аның атасы балаларының укуларына каршы килмәгән, ул вакытларда руханилар авызыннан кат-кат әйтелеп килгән "иҗтиһат заманы монкариз" (“Иҗади фикер йөртү заманы үтте”) дигән реакцион карашка каршы булган. "Һәркемгә иҗтиһат – кирәк эш", – дип балаларына һәрвакыт ишеттереп торган. Каюмның балалык вакытлары, заманы өчен, шундый мәдәниятле гаиләдә, туган авылында уза. Башлангыч белемне ул атасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.

1855 елда Насыйрины Духовное училище дип аталган мәктәбенә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Насыйриның беренче практик эше – укытучылык хезмәте шунда башлана. Соңыннан ул Духовная семинариядә татар теле укытучысы булып эшли. Анда укытучылар белән таныша, алар белән якыннан аралаша, алардан рус телен һәм башка фәннәрне тырышып өйрәнүен дәвам иттерә.

Аннары ул, Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Насыйриның университетта укуының әһәмияте турында Петербург университеты профессоры В. Григорьев: “Казан университетында алган гыйлеме Каюм Насыйрины исламга объектив карарлык югары дәрәҗәгә меңгерде. Ул – бу яктан безнең Русия мөселманнары арасында беренче кеше”, – дип бәяләп уза.

Каюм Насыйри татар балаларына рус теле укытуга зур игътибар бирә. Аның семинариядә укыту эше 1870 елга кадәр, 15 еллар буенча, бара. 1871 елда Насыйри, семинариядә эшләүдән туктап, татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә. Бу әһәмиятле эшенең башлануы һәм нинди шартларда баруы турында Насыйри үзенең истәлек рәвешендә язган очеркында: “Мин, мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый. Казан шәһәрен дә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы... ушбу мөгаллимнәндер. Асыл бу мәдрәсәнең ибтидасы 1871 елда булды”, – ди. Монда мөгаллим дип Каюм Насыйри үзен атый.

Эшләгән өлкәләре

Каюм Насыйри – энциклопедик галим. Ул эшләгән өлкәләр:

  • татар әдәбияты ("Кырык вәзир кыйссасы", "Буш вакыт", "Кырык бакча", "Әбүгалисина", "Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият")
  • татар теле ("Дөрес һәм матур язу кагыйдәләре", "Әл-мүзәҗ", икетомлык татар теленең аңлатмалы сүзлеге, татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр)
  • этнография
  • фольклор
  • педагогика һәм методика ("Әхлак рисаләсе", "Утыз вәгазь", "Китап әт-тәрбия")
  • астрономия
  • математика ("Хисаплык", "Гыйльме һәмдәсә")
  • география ("Истилаһәте җәгърәфия")
  • физиология
  • ботаника
  • слесарьлык эше
  • кулинария
  • журналистика

Википедия язмасы: Каюм Насыйри

XS
SM
MD
LG