Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада күренекле драматург Флорид Бүләков вафат булды


18 гыйнварда Уфада 67 яшендә атаклы әдип, драматург, Башкортстанның халык язучысы Флорид Бүләков вафат булды.

67 яшен генә тутырган талант иясе соңгы вакытта авырган һәм күңел төшенкелегендә булган дип хәбәр ителә.

Мишкә районының Иске Шады исемле татар авылында туып үскән Флорид Бүләковның исеме Башкортстан белән Татарстанда гына түгел, ә Русия күләмендә дә, чит илләрдә дә киң мәгълүм. Аның пьесалары төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан иде. Бүләков әсәрләре Башкортстан, Татарстан сәхнәләрендә генә түгел, ә башка күп төбәкләрнең һәм чит илләрнең дә 150ләп театрында куелды һәм алар бүген дә репертуардан төшми.

Мисал өчен, Флорид Бүләковның - "Изге эш" исемле пьесасы "Ирекле театр" дип аталган хәзерге заман драматургиясе II халыкара бәйгесендә катнашып җиңү яулаган иде. Жюри карамагына ул бәйгедә катнашу өчен җәмгысе 170 авторның 251 пьесасы тәкъдим ителгән булган. 12 илнең 68 шәһәреннән килгән ул әсәрләр. Нәтиҗәдә нибары 15 пьеса гына сайлап алынган. Шулар арасында татар язучысының да әсәре булуы милли драматургиябез өчен горурлык хисләре уятты.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрында да Бүләковның берничә әсәре сәхнәләштерелде. Камаллар талантлы әдипнең соңгы елларда "Йолдыз буласым килә" һәм "Сөясеңме, сөймисеңме?" исемле пьесаларын да сәхнәгә бик яратып куйган иде. Пьесаларны сәхнәгә күренекле режиссер, Камал театрының сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев әзерләде. Камал театрында төрле елларда һәм төрле режиссерлар тарафыннан Флорид Бүләковның аңарчы да биш әсәре сәхнәләштерелгән иде инде.

Флорид Бүләков 45 яшенә кадәр республикада фәкать журналист буларак кына билгеле иде киң җәмәгатьчелеккә. Шуннан соң аның драматург таланты да ачылып китте. Соңгы егерме ел эчендә иң җимешле иҗат итүче әдипләрнең берсенә әверелгән иде ул.

Әлегә мәрхүмнең кайда җирләнәсе мәгълүм түгел. Ул үтә дә тыйнак кеше иде. Ихтимал, үзенең васыятенә ярашлы, туган ягы Мишкә районына алып кайтып соңгы йортына күчерерләр.

XS
SM
MD
LG