Accessibility links

Яңадан сайланган Назарбаев Казакъстанда "авыр реформалар" вәгъдә итте


Нурсолтан Назарбаев 26 апрель сайлавында яңадан президент итеп сайланды.

Казакъстанда вакытыннан алда булган президент сайлавында 97,7 процент тавыш белән 1989 елдан бирле ил белән идарә иткән Нурсолтан Назарбаев җиңде. Тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителгәч журналистлар белән очрашуда президент Мәскәүнең көнбатыш игълан иткән санкцияләрдән чыгачагын белдерде.

Назарбаев Казакъстанның эчке һәм тышкы сәясәтен үзгәртүне кирәк дип санамый, шулай да эчке сәясәттә "авыр реформалар" кирәк булачак диде. Аның максаты дәүләт органнарында коррупцияне бетерү булырга тиеш.

Украинадагы вазгыятьне Назарбаев "тынычланачак", диде. "Һәр сугыш солых белән тәмамлана", диде президент.

Казакъстанда президент сайлавына килгән Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтүчеләре халыкның сайлау мөмкинлеге булмавы һәм фикер белдерү иреклеге чикләнгән булуына тәнкыйть белдерде.

XS
SM
MD
LG