Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткән 2014 елда 11,8 млн сум табыш алган. Ә аның хатыны Гөлсинә Миңнеханованың кереме 6,7 млн. сумны тәшкил иткән.
Рөстәм Миңнехановның кеременә аның машинасын саткан акча да кергән. Узган елны аның табышы 10,8 млн.сум иде.