Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановның сайлауда ихтимал көндәшләре билгеле була бара


Сентябрьдә үтәчәк президент сайлавында Рөстәм Миңнехановка көндәш булып Олег Морозов, Сергей Батин һәм Марат Әхмәтов катнашырга мөмкин.

Президент сайлавы алдында торган Татарстанда фиркаләр эченнән намзәтләр күрсәтү – праймериз тәмамланды. "Анда катнашучылар саны 98% булды", диде Татарстан Дәүләт шурасындагы "Бердәм Русия" фракциясе рәисе Юрий Камалтынов.

Намзәтләрне хәзер партиянең район һәм шәһәр конференцияләрендә тикшерәчәкләр. Шуннан соң "Бердәм Русия" үзенең төп намзәтен атаячак. Праймериз нәтиҗәсендә Татарстан президенты урынына Рөстәм Миңнеханов, Олег Морозов, Сергей Батин һәм Марат Әхмәтов тәкъдим ителгән. Документларны кабул итү 5 июнь тәмамлана.

13 сентябрьдә республика халкы Татарстан президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайларга тиеш. Муниципаль бермәлекләргә депутатлар сайлау республиканың 38 шәһәр һәм 872 авыл җирлегендә, ике шәһәр округында (Казан һәм Чаллы) үтәчәк.

"Бердәм Русия" үз эчендә намзәтләрне ачыклау максатыннан эчке сайлау – праймериз уздыру гадәтен өч ел элек керткән иде.

Белешмә

Рөстәм Миңнеханов, 58 яшь, 2010 елның 25 мартыннан биш ел Татарстан президенты

Олег Морозов, 61 яшь, 2012 елның 25 маеннан 2015 елның 23 мартына кадәр Русия президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы

Сергей Батин, 41 яшь, 2012 елның декабреннән Федерация шурасы әгъзасе

Марат Әхмәтов, 61 яшь, 1999 елдан Татарстан премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры

Намзәтләр барысы да Татарстанда туган.

XS
SM
MD
LG