Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тинчурин театры артисты Сания Исмәгыйлева вафат


Тинчурин театры
Тинчурин театры

24 июнь көнне Татарстан халык артисты Сания Исмәгыйлева вафат булды. Ул 35 ел Кәрим Тинчурин исемендәге театрда күпләгән рольләрне башкарды.

Сания Исмәгыйлева 1931 елда Алексеевски районының Коры Көрнәле авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. 1951 елда, Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, Республика күчмә театрына (хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) эшкә килә.

Сания Исмәгыйлева
Сания Исмәгыйлева

Артист "Сулган чәчәкләр"дә Сара, "Хәзрәт үгетләргә килә"дә Зиннәтбану, "Кара йөзләр"дә Галимә, "Терезаның туган көне"ндә Аманда, "Рәйхан"да Рәйхан кебек образлары белән таныла. Барлыгы ул 70тән артык образ иҗат иткән. 1979 елда театр сәнгате өлкәсендә хезмәтләре өчен аңа Татарстанның халык артисты лаеклы исеме бирелә.

Сания Исмәгыйлева белән 25 июньдә хушлаштылар.

XS
SM
MD
LG