Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда алты яңа урамга татар исемнәре биреләчәк


Казан урамнары
Казан урамнары

Шәһәрнең башкарма комитеты татар сәнгать һәм фән әһелләренең исемнәрен "Казан утары" исемле бистә урамнарына бирергә дигән карар чыгарды.

Казан мэриясе Идел буе районында төзелгән "Казан утары" исемле коттедж бистәсендәге алты яңа урамга татар шәхесләренең исемнәрен бирү карарын чыгарды. Аларның барысы да республиканың танылган шәхесләре.

Казанда профессор, танылган хирург Салих Корбангалиев, аталы-уллы профессорлар Петр Котельников һәм Александр Котельников, танылган композитор Александр Ключарев, җырчы Фәхри Насретдинов, җырчы, режиссер, педагог Нияз Даутов, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин урамнары барлыкка киләчәк.

Күптән түгел генә Эсперанто урамына Назарбаев исемен бирү карары Казан халкында гаҗәпләнү уятып, күпләр моңа каршылык белдергән иде. Алар бу урамда яшәүчеләрнең күпчелеге Казан мэриясе карары белән килешмәвен әйтте.

Урамны рәсми ачу тантанасына килгән шәһәр башлыгы Илсур Метшин бу карарны кабул иткәндә җитешсезлекләр булганын белдереп халык алдында гафу үтенде.

Шәһәр башкарма комитеты планы
Шәһәр башкарма комитеты планы

XS
SM
MD
LG