Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәлак булган Башкортстан хәрбиләре туган авылларына кайтарылды


Омскида һәлак булган хәрбиләр белән хушлаштылар
Омскида һәлак булган хәрбиләр белән хушлаштылар

Омскида хәрби казарма җимерелеп һәлак булган 23 кешенең бишесе Башкортстаннан иде. Хастаханәдә тагын бер хәрбинең үлеме хәбәр ителә.

Якшәмбе көнне Омски өлкәсенең Светлый авылында Хәрби десант гаскәрләренең 242нче уку үзәгендә казарма түбәсе җимерелеп төшеп һәлак булган 23 кешенең бишесе Башкортстаннан. Бүген егетләрнең мәетләре туган авылларына кайтарылды.

Рөстәм Юмагулов Сибайдан. Быел гына Уфа Башкорт дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаган. Диплом алгач та хезмәткә алынган.

"Ачык йөзле, ярдәмчел, тугры дус иде. Бер вакытта да начар сүз әйтмәс иде. Әйбәт укыды, бергәләшеп дәресләрне эшли торган идек мәктәптән соң", дип искә ала Рөстәмнең сыйныфташы Азалия Мусина.

Омскидагы каза Башкортстан өчен дә зур кайгы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:11 0:00

"Ул егет беренче рәттә күз алдымда утырды. Авыздан чыккан һәрбер сүзне йота торган иде. Искитмәле зәп-зәңгәр күзле егет иде. Минем ел саен Химиядән соңгы дәресне махсус оештырып балаларга медальләр, мактаулы исемнәр бирә торган традициям бар. Ул бер соңгы елны дәрестә "төгәллек остасы" дигән исем алган иде. Төп-төгәл кеше иде ул, аның турында иң дөрес характеристика шул. Елап утырам, күз алдыма да китерә алмыйм ул егетнең юклыгын. Каникул саен мәктәпкә килә иде кунакка. Әле монда укучыларга БДУның химия факультеты турында бик күп мәгълүмат бирде. Үзем дә анда укыдым, нинди авыр икәнен беләм. Менә шундый авырлыкларны җиңеп чыкканнан соң һәлак булуына ышана алмый утырам", дип хәтирәләре белән уртаклашты Рөстәмне Сибайда Рамазан Өметбаев исемендәге Башкорт лицеенда укыткан химия укытучысы Зиләрә Нәбиуллина.

"Һәлак булганына ышана алмый утырам"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:22 0:00
йөкләү

Рөстәм Юмагуловтан тыш Омскидагы фаҗигада Салават районыннан ике егет Рөстәм Шәйхуллин белән Ранис Алтынбаев һәлак булды. Рөстәм Аркауыл авылыннан, хәрби хезмәткә Уфа Дәүләт авиация техник университетының 3нче курсын тәмамлагач алынган.

Педагогия колледжын тәмамлаган Ранис Яңавыл районының Мәсгуть педагогия колледңын тәмамлап башлангыч мәктәбе укытучысы һөнәрен алган булган. Быел ул әтисен дә җирләгән. Әнисенең 16 яшьлек улы белән 9 яшьлек кызы калган.

Марс Мәмлиевнең ата-анасы Чакмагышның Сыйрышбаш авылында яши, егет үзе быел һөнәрчелек лицеен тәмамлаган булган. Вадим Нафиков – Белореттан. Бүген аларны туган авылларына алып кайттылар.

Җимерелгән бу казармада шулай ук Татарстанның Мамадыш районы, Арташ авылыннан Илфат Сафин да булган. Илфат өч атна элек кенә хәрби хезмәткә алынган булган.

"Әле Илфатны солдат хезмәтенә 21 июнь көнне генә алган иделәр. Киткәненә бер ай да юк. Без инде аның Омскига барачагын башта ук белгән идек. Казанда билегеләнү алгач, мине Омскига җибәрәләр дип әйткән иде. Шуңа күрә бүген көтү куып кайткач яңалыкларда Омскида казарма җимерелгән дигән хәбәрне ишеткәч нишләргә дә белми еларга тотындым. Әтиләре эшкә киткән иде инде. Ул арада Чаллыдан кызым шалтыратты, әни, Илфат кичә үк хәбәр иткән иде, ул исән сау, төнлә белән сезне борчымыйк дип әйтми торган идек, диде. Исән генә булсын инде", – диде Азатлыкка егетнең әнисе Раушания ханым.

Илфат казарманың икенче катында булган. Казарма шатырдый башлагач, эчке киемнәр белән хәрбиләр чыгып йөгергән.

Омски өлкәсендә бүген матәм игълан ителгән иде.

XS
SM
MD
LG