Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә кертү тыелган азык-төлекне ил эчендә дә юк итәчәкләр


Русиягә кертү тыелган көнбатыштан китерелгән азык-төлекне чик буенда гына түгел, ә бөтен ил буйлап юк итәчәкләр.

"Коммерсант" газеты язуынча, Федераль таможня хезмәте, Роспотребнадзор һәм Россельхознадзор хезмәткәрләре Русиягә кертү тыелган көнбатыштан китерелгән азык-төлекне чик буенда гына түгел, ә бөтен ил буйлап юк итү белән шөгыльләнәчәк.

Русия хөкүмәте чикләүләргә эләккән азык-төлекне юк итү тәртипләрен раслады. Кемнеке булуга, кем китерүгә карамастан бу азык-төлек юк ителәчәк. Азык-төлек яндырылачак, йә булмаса изелеп чүплеккә ташланачак.

Сәүдә челтәре вәкилләре тыелган азык-төлек сатылмый инде дип бетерелгән. Алар электән калганын да сатып бетергән.

29 июль көнне Русия президенты чикләүләргә эләккән азык-төлекне юк итү фәрманы имзалады. Узган елның август аенда Украинадагы низаг өчен көнбатыш Русиядәге ширкәтләргә һәм физик затларга чикләүләр кертте. Мәскәү моңа каршы азык-төлек кертүне тыйды. АКШ, Европа берлеге илләре, Канада, Австралия, Норвегиядән ит, сөт һәм башка кайбер азык-төлекне 2014 елның августыннан Русиягә кертү тыелган иде.

XS
SM
MD
LG