Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мельбурн – яшәү өчен дөньяда иң уңайлы шәһәр


Мельбурн күренеше
Мельбурн күренеше

Economist Intelligence Unit (EIU) тикшеренү төркеме дөньяда яшәү өчен иң уңайлы шәһәрләр исемлеген тәкъдим итте. Исемлеккә барлыгы 140 шәһәр керә. Казан алар арасыфнда юк.

Дөньяда яшәү өчен нинди шәһәр иң кулай? Бу сорауга җавап табу максатыннан төрле илләрдә дистәләрчә сораштырулар, тикшеренүләр үткәрелә. “Яшәү өчен иң җайлы шәһәрләр” исемлегенә, әлбәттә, һәр ил үз шәһәрләрен күрергә теләр иде. Шуңа күрә бу эшне юрганны үз ягына тартмый торган оешмалар башкарырга тиешлеге аңлашыла.

Андый исемлекне төзи торган өч абруйлы оешма бар: Mercer халыкара консалтинг ширкәте, The Economist журналы һәм халыкара Monocle журналы. The Economist журналының тикшеренүләр үткәрү өчен махсус Economist Intelligence Unit дигән төркеме бар. Нәкъ менә ул ел саен шәһәрләрнең яшәү шартлары нигезендә рейтинг төзи.

Беренче бишлек:
1. Мельбурн (Австралия)
2. Вена (Австрия)
3. Ванкувер (Канада)
4. Торонто (Канада)
5. Аделаида (Австралия)

Сишәмбедә The Economist яңа исемлеген тәкъдим итте. Аңа барлыгы 140 шәһәр керә. Шәһәрләр тотрыклылык, медицина хезмәте, мәдәният һәм тирә-як мохит сыйфаты, мәгариф, инфраструктура үсеше кебек критерийлардан чыгып бәяләнә. Һәр критерий өчен 100 баллга кадәр бәя куелган, соңыннан уртак балл чыгарылган.

Исемлекнең беренче өчлегендә – Мельбурн, Вена һәм Ванкувер шәһәрләре. Унлыкта шулай ук Торонто, Австралиядәге татарларның күпчелеге яшәгән Аделаида шәһәре, Калгари, Перт, Окланд, Һельсинки һәм Цюрих бар.

Мельбурн әлеге исемлектә инде биш ел рәттән беренче урынны ала. Ул 100 баллдан 97,5 балл җыя алган. Сәламәтлек саклау, мәгариф үсеше һәм инфраструктура кебек күрсәткечләр буенча аңа 100 балл куелган.

Мельбурн күренеше
Мельбурн күренеше

Мельбурн – Австралиядә зурлыгы белән икенче шәһәр, Виктория штатының башкаласы булып тора. Халык саны – якынча 4,2 млн кеше. Шәһәрне еш кына илнең мәдәни һәм спорт башкаласы дип атыйлар. 2006 елда Мельбурнның лорд-мэры Джон Со хәтта “Дөнья мэры” исеменә лаек булды.

Халкы күпмилләтле (180ләп милләт вәкиле) булган бу шәһәр паркларга һәм бакчаларга күмелгән. Аны хәтта бакча-шәһәр дип тә атыйлар. Мәдәни чаралар да монда бик еш уздырыла, спорт та шәһәрдә әһәмиятле урын били. Каланың архитектур күренеше викториан һәм заманча биналар синтезын чагылдыра.

Шул ук вакытта Мельбурн дөньяның иң кыйбат шәһәрләре исемлегендә 36нчы урында. Аеруча монда торак бәяләре югары икән.

Вена шәһәре
Вена шәһәре

Вена шәһәре – Австрия башкаласы. Халык саны – якынча 1,7 млн кеше. Нью-Йорк һәм Женевадан соң Вена БМОның өченче резиденция урыны булып тора. Каланың борынгы өлеше 2001 елда ЮНЕСКО тарафыннан Мәдәни мирас исемлегенә кертелгән. Мельбурннан ул нибары 0,1 баллга гына калыша.

Ванкувер – Канадада зурлыгы буенча өченче шәһәр. Анда нибары 600 мең чамасы кеше яши. Бу шәһәр дә паркларга, яшеллеккә бай, транспорт системасы бик яхшы оештырылган. The Economist рейтингында Ванкувер 97,3 балл җыйган.

Ванкувер шәһәре
Ванкувер шәһәре

Сүз уңаеннан, беренче унлыкка кергән шәһәрләр арасында дүрт шәһәр – Австралиядә, өч шәһәр – Канадада урнашкан.

Исемлекне тәмамлаган шәһәрләр – Тәһран, Дуала (Камерун), Киев, Хараре (Зимбабве) һәм Әл-Җәзаир. Мәсәлән, Киев 43,4 балл җыйган, ә соңгы урынны алган Әл-Җәзаир – 40,9 балл.

Исемлектә Казан юк. Татарстан җитәкчелегенең Казанны дөньяга таныту, мөмкин кадәр күбрәк дөньякүләм чаралар үткәрү тырышлыклары әлегә тулысынча уңышка ирешмәгән булып чыга. Русия шәһәрләре арасында исә Санкт-Петербург (74,1) 77нче, Мәскәү (72,8) – 81нче урында тора.

Тулы исемлек белән биредә танышып була.

XS
SM
MD
LG