Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның 1010 еллыгы уңаеннан 1010 өчпочмак пешереләчәк


Татарстан бәйсезлеге һәм шәһәр көнендә "Туган авылым" күңел ачу үзәгендә 1010 өчпомак пешерәчәкләр һәм бушка таратачаклар.

2015 елның 30 августында Казанга 1010 ел тула. Шул уңайдан "Туган авылым" күңел ачу үзәгендә 1010 өчпочмак пешерәчәкләр. Һәм бәйрәмгә килгәннәргә бушка таратачаклар. Әле мондый рекордны беркемнең дә куйганы юк иде дип белдерде Азатлыкка "Туган авылым" үзәгенең арт-директоры Алсу Арифуллина.

"Сорнай" ансамбле, Нурзадә, Алмаз Сафин һәм башка артистлар концерт куячак һәм төрле тамашалар да булачак. Бәйрәмгә керү бушлай дип белдерә “Туган авылым” үзәге.

XS
SM
MD
LG