Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Ислам Университетында 54 кырымтатар студенты белем алачак


Казандагы Русия Ислам Университетында беренче тапкыр кырымтатар шәкертләре укыячак.

Русия ислам университетында яңа уку елында Кырымнан 54 шәкерт кабул ителде.

Моңа кадәр уку йортының Теология факультеты деканы урынбасары Абдуррәшид Фәизов Кырымга барып, андагы булачак абитуриентлар белән профессиональ юнәлеш бирү эше башкарган иде. Бу эш уңай нәтиҗәсен бирде. Кырымда ул РИУга керергә теләге булган яшьләр белән очрашып, уку йорты эшчәнлеге турында аларга тулы мәгълумат бирде.

Абдуррәшид Фәизов Кырым татарларына ислам теологиясе, чит телләрне һәм мәдәниятләрне укыту, ислам журналистикасы, ислам икътисады һәм ислам дине өлкәсендә хезмәт итүче персонал әзерләү юнәлешләренә керергә тәкъдим итте.

Быел Русия ислам университетында бакалавриат программасы буенча 170 шәкерт, магистратурада 23 шәкерт белем алачак.

XS
SM
MD
LG