Accessibility links

Кайнар хәбәр

Париж: Русиягә бирелмәгән "Мистраль"ләрне Мисыр алачак


Франциянең Сэнт-Назэр (Saint-Nazaire) портында Русия өчен эшләнгән хәрби көймәләр
Франциянең Сэнт-Назэр (Saint-Nazaire) портында Русия өчен эшләнгән хәрби көймәләр

Франция президенты Франсуа Олланд Русиягә дип төзелгән "Мистраль"ләрне Мисырга сатарга дип килешүгә ирешелгәнлеген белдерде.

Франция президенты Франсуа Олланд Мисыр президенты Абдел Фәттах Әс-Сиси белән Русиягә дип төзелгән вертолет йөртүче "Мистраль"ләрне Мисырга сатарга дип килешүгә ирешелгәнлеген белдерде.

Олландның матбугат хезмәте "гомумән алганда" яклар хәрби корабларны сатуны килеште дип белдерде.

Русия Украинага агрессиясен башлаганга Франция Мәскәү кушып эшләткән ике һөҗүм корабын аңа сатудан баш тартты. Париж, Русия Украина көнчыгышында вазгыятьне җайга салуда Мински килешүләрен тулысынча үтәгәндә генә, корабларны Мәскәүгә тапшыру мөмкин булыр иде дип белдерде.

Франция хакимияте августта "Мистраль" өчен якынча 1,2 миллиард евроны Русиягә кире кайтарачагын белдерде. 3 сентябрьдә Франция, Русиягә "Мистраль" тибындагы боралак ташучы ике хәрби көймәне сату турында килешүне туктату сәбәпле, 950 миллион евро түләде, дип хәбәр ителгән иде Франция Милли мәҗлесенең интернет сәхифәсендә.

Русия өчен долларга боралак ташучы ике көймә ясау турында килешү Париж белән Мәскәү арасында 2011 елда төзелде. Узган ел Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украинаның көнчыгышындагы хәрби чараларда катнашкан өчен Мәскәүгә санкцияләр кертелгәч Париж килешүне туктатты.

XS
SM
MD
LG